Агымдагы елда 12 млрд 672 млн сумлык 144 объектны яңарту каралган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
61 җәмәгать урынын төзекләндерү буенча 1 млрд 896 млн сумлык программаларны гамәлгә ашыру төгәлләнгән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында РФ Төзелеш министрлыгы Татарстанга 519,6 млн сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирде.
Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирү турында өстәмә килешү имзаланды.
Татарстанда инженерлык инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү программалары төгәлләнү чорына якынлаштылар. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республика программасына кертелгән Азнакай һәм Сарман районнарында торак-коммуналь хуҗалык объектларын яңарту барышы белән танышты.
Татарстанда 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең масштаблы программасы белән тыгыз бәйләнгән.
Чистайда Энгельс урамы буенча 3,537 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгән. Объект 191,469 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кергән.
Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 8227 кв.м мәйданда алып барыла.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Азнакай шәһәрендә популяр булган Раувел Ишкаев исемендәге паркның беренче өлешен төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Парк «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы Раувел Кәлимулла улы Ишкаев исемен йөртә.