Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан АССРда тарифлар билгеләү тарихы буенча архив документлары урнаштыра. Тарихи документлар яңалыклар тасмасында, шулай ук «Тариф сәясәте тарихы» бүлекчәсендә һәм социаль медиа чараларында урнаштырыла
2020 елның 3 мартында Лениногорск бала тудыру йортында 2020 елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә өйгә озату булды. 2020 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында Лев исемле малай «юбилейлы-100нче» сабый булды. Аның тууы белән әтиләре Илья белән әниләре Эльмира Кудашевлар күп балалы ата-аналар булды.
21 февральдә Бөгелмә бала тудыру йортында 2020 елда туган 100нче баланы тантаналы шартларда өенә озату булды. Данияр 17 февраль көнне дөньяга килә. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Руслан Мөгиновлар күп балалы ата-ана булдылар.
Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.
Бүген, 2020 елның 20 февралендә «көзге дата» да Әгерҗедә өч гаилә пары никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләр бу «матур» дата аларга бәхет китерәчәк, дип саный.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәре барышында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1943 елда армиягә алынган.
Бүген 14 февраль көнне Кукмара шәһәре Никахлашу сараенда «100 теләк» бәйрәм акциясе уза, шулай ук «Минем сиңа булган мәхәббәтемнең 100 сәбәбе...» акциясенә старт бирелде. Бу акцияләр Гашыйклар көненә генә түгел, ә быел билгеләп үтелә торган ТАССР төзелүнең 100 еллыгына да багышланган. Ел саен күп кенә парлар, гаиләләренең Изге Валентин яклавында булуын теләп, никахны нәкъ менә 14 февральдә теркәргә тели.
Бала туу-һәрвакыт шатлык, бу көннән яңа тормыш башлана, тулы мәшәкать, һәм бер үк вакытта зур бәхет – әти-әни булу. 13 февральдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 елда йөзенче бала булып туган Глеб исемле малайны тантаналы рәвештә чыгару булды.
«Кичкетаң » тыюлыгы «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, җирле халык белән бергә, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан чистарттылар, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтладылар.
Шулай ук тыюлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен бу акциягә багышланган дәресләр һәм экологик конкурслар оештырды. Дәресләрдә төп басым әйләнә-тирә мохитнең пычрану нәтиҗәләре белән көрәшкәнче, аны башта ук пычратмау дөресрәк булу турында, кечкенә торак пунктларның масштабында, кеше тарафыннан табигатькә китергән зыян турында сөйләүгә төште. Тыюлык хезмәткәрләре Кичкетаң урта мәктәбендә күптән түгел уздырылган дәресне агач утырту белән бергә кушып алып бардылар. «Эколята» түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә белгечләр 50дән артык гадәти нарат үсентесе утырттылар. Яшелләндерү Кичкетаң авылы паркында дәвам итәчәк. Анда тиздән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер аллея барлыкка киләчәк.