ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Арчада Галактионов урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенә капиталь ремонт башланды. Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасына кертелгән.


14
март, 2026 ел
шимбә

Татарстанның 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 14% ка үтәлгән, динамика 4% тан артып киткән. Эшләрне финанслауның гомуми суммасы 6,877 млрд сум тәшкил итә.


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм 4 республика программасы буенча Татарстанда 1,436 млрд сум финанслау белән яшьләр өлкәсенең 23 объекты ремонтланачак.


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәгълүматларын җиткерде. 


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Татарстанда яшьләр сәясәте тармагы буенча быел гомуми суммасы 1 млрд 401 млн сумнан артык булган 34 объектка капиталь ремонт ясала.


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның 10 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары уку елын капиталь ремонтланган биналарда башладылар.


24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Актаныш муниципаль районының Яңа Әлем авылында гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасына кертелгән. Финанслау 29 млн 897 мең сум тәшкил итә, шул исәптән 12 млн 556 мең сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International