«Сәламәт бул — уңышлы бул» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инзилә Шакирова үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә экскурсия оештырды.
Татарстан Республикасының Халыкны эшкә урнашту үзәге идарәсе белән Казан шәһәрең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Гаилә күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре берлектә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты колледжы һәм Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен һөнәри экскурсия үткәрделәр.
«Кем булырга?» программасы кысаларында Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр социаль «Хыял» приюты тәрбияләнүчеләре профориентация тестын үттеләр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшүсмер социаль хезмәт алучылар өчен «Россия Эше» кадрлар үзәгенә танып-белү экскурсиясе оештырдылар.
"Кем булырга?" һөнәри юнәлеш программасы кысаларында, Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре Аксубай пгт янгын сүндерү-коткару бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты — балаларны янгын сүндерүче һөнәре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә булдылар.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында катнаштылар. Чемпионат инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нәтиҗәле һөнәри юнәлешен формалаштыруга, шулай ук аларның һөнәри белем алуга кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.
Үзәк ике дистә ел элек ачылды, ул күп гаиләләр өчен терәк, ә балалар өчен – талантлар ачыла, үз-үзенә ышаныч туа һәм яңа мөмкинлекләр барлыкка килә торган урын булды. 20 ел эчендә Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге яхшы репутацияле учреждениегә әверелде – монда хезмәткәрләрнең профессиональлеге һәр тәрбияләнүче турында эчкерсез кайгырту белән бергә кушыла.
Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Сайлау формуласы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Инзилә Шакирова балигъ булмаганнар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар педагоглар һәм ата-аналары белән бергә «Куян йорты» әкиятенә нигезләнгән курчак спектаклен куйдылар. «Безнең тирәдә һөнәрләр» программасы кысаларындагы чара Бөтендөнья театр көненә багышланган иде.