ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева Социаль хезмәткәр көненә багышланган танып белү дәресе үткәрде.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече балигъ булмаганнар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсия оештырды. Чараның максаты – балаларны халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән оешма эшчәнлеге белән таныштыру.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июньгә «Россия эше» порталы аша республика халкы 39 меңгә якын гариза биргән. Ел башыннан эш эзләүдә ярдәм сорап 23 543 кеше мөрәҗәгать иткән.


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

29 майда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә талантлы фотограф Артур Әхмәров килде. Ул 7 елдан артык фотога төшерә һәм яраткан хоббисын табышлы эшкә әйләндерү үрнәге булып тора.


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты ел саен уза, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне берләштерә һәм инвалидларның мөмкинлекләренә традицион карашларны үзгәртә. Күпчелек катнашучылар өчен бу үз осталыкларын күрсәтү һәм яңа тәҗрибә туплау, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.


25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарафиева тематик дәрес үткәрде.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барыла. Һәр белгеч тәрбияләнүчеләрнең киләчәктә үз-үзләрен тормышка ашыруы белән кызыксына. «Абилимпикс» чемпионаты һөнәрдә үзеңне сынап карау өчен искиткеч мөмкинлек бирә.


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия узды. Хезмәткәрләр балаларга үз эшләре, мәшгульлек хезмәтләре турында сөйләделәр, эш урыннарын күрсәттеләр.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр белән танышабыз» циклыннан экскурсия оештырдылар. Ярымстационар төркем тәрбияләнүчеләре тегү остаханәсендә булдылар, анда тегү эше, тегү җиһазлары турында күзаллауларын киңәйттеләр, тегүче кулланган материаллар, кораллар, җайланмалар белән таныштылар.


22
май, 2023 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге балалар өчен һөнәри юнәлеш экскурсиясе оештырды. «Каенкай» гипермаркетына экскурсия барышында яшүсмерләр сатучы-консультант, интерьер дизайнеры, келәтче кебек һөнәрләр белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International