Бүген «Россия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында KazanForum–2023 халыкара аш-су осталары кубогы узды. Ярышлар кысаларында шулай ук «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» дигән социаль әһәмиятле чара уздырылды. Халыкара чарада катнашучыларны, конкурсантларны, оештыручыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «История CRAFT» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Шөгер авылына экскурсия сәфәре оештырдылар. Анда балалар «Татнефть» ААҖ Нефть музеенда булдылар.
17 майда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар һәм яшүсмерләр өчен Түбән Кама электр челтәрләре «Сетевая компания» ААҖнең Зәй шәһәре филиалына экскурсия оештырдылар.
Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 18 майга портал аша 34 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республикада яшәүче 20 694 кеше эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Һөнәрләр һәм кызыклы уеннар кичәсе Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә узды. Педагог Марина Куликова белән бергә балалар һөнәрләрне карадылар, һөнәрләр һәм кораллар турында табышмаклар чиштеләр, әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.
15 майда Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Люция Петрова Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең актуаль һөнәрләр, кадрларга ихтыяҗ структурасы турында күзаллау формалаштыру, «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен хезмәт эшчәнлегенә мотивацияне арттыру максатыннан «Сосновоборская» колбаса һәм ярымфабрикатлар җитештерү компаниясенә күзәтү экскурсиясе оештырылды.
Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә «ЮВТ Аэро» компаниясе аэропорты чын самолет күрү мөмкинлеге бирде. Белем бирү һәм мавыктыргыч экскурсияне начальник урынбасары Линар Гәрәев үткәрде.
4 майда Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ветеринария клиникасына бардылар. Чара кысаларында балалар ветеринария табибы һөнәре белән таныштылар.
Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча дидактик уен уздырдылар. Тәрбияләнүчеләр почтальон һөнәре белән якыннан таныштылар, төрле вакытта хатларның ничек җибәрелгәнен белделәр.