Бүгенге көндә матурлык өлкәсе һөнәрләре, аеруча маникюр остасы зур популярлыкка ия. Шушы көннәрдә тырнак сервисы мастеры Анастасия Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан кызларны һөнәри юнәлеш бирү чарасына чакырды.
Чараны Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен Лаеш техник-икътисад техникумы волонтерлары студентлар үткәрде.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 29 ноябрьдә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр фитнес-тренер һөнәре белән таныштылар.
Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аниматор – хәзерге һәм киләчәк һөнәре» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес узды.
28 ноябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Чара балаларны электр төшенчәсе белән таныштыруга, электрик һөнәренең әһәмияте турында күзаллауны киңәйтүгә, электр приборлары белән сак эш итү нигезләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында «Кадрлар мәсьәләсе» дигән кызыклы һөнәри юнәлеш бирүче уен булып узды. Чараның максаты – үз-үзеңне танып белү чикләрен киңәйтү һәм һөнәрләр дөньясы һәм аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат алу аша һөнәр сайлауга җаваплы караш формалаштыру.
«Һөнәр илендә» түгәрәк эшчәнлеге кысаларында һәм Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютында «Хуҗабикәдә кунакта» дигән өй эшләре буенча практикум уздырдылар.
«Чәчәк бакчасы» арт-терапия программасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә чәчәк композицияләре ясау буенча чара уздырылды. Дәресне флористик студия җитәкчесе Ләйсән Мозаффарова үткәрде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыгуларым дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес узды. II коррекцион төркем балалар өчен чараны хезмәт буенча инструктор үткәрде.
14 нче ноябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планы кысаларында оештырылды.