«Кем булырга?» программасы кысаларында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр чәчтарашханәдә булдылар.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә эчке хезмәт майоры, Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча ММЧ белән элемтә инспекторы Надежда Назарова катнашында түгәрәк өстәл узды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог «Яшүсмерләрдә толерантлы тәртип һәм фикерләү формалаштыру» дигән чара уздырды. Чара яшүсмерләрдә үзләренә һәм башка кешеләргә, тормышка, хезмәт эшчәнлеге аша үз-үзләрен үстерүгә тиешле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Стационар төркемдәге балалар белән «Барлык һөнәрләр дә яхшы» дигән танып-белү һәм күңел ачу уены уздырылды.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтер-студентлар булды. Алар үзәктә тәрбияләнүчеләргә «Бармак эзеннән нәрсә белергә була?» дигән һөнәри юнәлеш бирү программасын тәкъдим иттеләр.
Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 3 нче номерлы социаль участокта «Һөнәр дөньясында» дигән тренинг дәресе уздырды. Чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.
Яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында 26 нчы октябрь көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә «Зәй крекеры» кондитер фабрикасына экскурсия оештырдылар. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Мәдәният идарәсе ведомствоара патронатта булган балаларны йөртү өчен автотранспорт бирде.
27 нче октябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр дөньясы» дигән викторина уздырылды. Дәреснең максаты – һөнәрләр турында белемнәрне ныгыту.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы заезд бәйрәм чарасы белән тәмамланды – балалар актерлык һөнәрләре күнекмәләренә өйрәнделәр.
Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым. Балаларга һөнәр сайларга олылар булыша ала: ата-аналар, педагоглар. Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бөтен педагогик коллектив балаларның һөнәри мәнфәгатьләрен үстерергә ярдәм итә. Шушы максаттан учреждениедә төрле чаралар үткәрелә, предприятиеләргә экскурсияләр һәм төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештырыла.