ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән чара узды. Ул һөнәри юнәлеш бирү компетентлыгын үстерүгә, хезмәткә мотивацияне күтәрүгә, эш эзләүгә һәм эшкә урнашуга юнәлдерелгән иде.


17
июнь, 2022 ел
җомга

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча эш кысаларында кафега экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларда профессионалларның хезмәт тәртибе турында күзаллауны формалаштыруга, пешекче һөнәре турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шәһәр даруханәләренең берсендә булдылар.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр техник иҗат үзәгендә булдылар. Чараның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен һәм техник күнекмәләрен үстерү, балигъ булмаганнарның белемнәрен актуальләштерү, һөнәри сайлау өлкәсендә күзаллауларны киңәйтү.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

8нче июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шәһәр һәм күрше районнарны икмәк һәм кондитер әйберләре белән тәэмин итүче 1нче икмәк заводына экскурсиягә барганнар. Чара яшүсмерләрне пешекчеләрнең хезмәте һәм икмәк, кондитер әйберләре җитештерү технологиясе белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирүче ярдәм күрсәтү максатыннан пиццериягә бару оештырылды.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Д.О. Петрова җитәкчелегендә «Кониленд» ат клубында булдылар. Анда балалар атта йөрү буенча инструктор һөнәре белән таныштылар, атлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Куркынычсыз каникуллар» программасы кысаларында Арча район электр челтәрләрендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International