Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында социаль хезмәтләр алучылар арасында «Россиянең киләчәге безнең кулларда» дигән видеороликлар конкурсы үткәрә. Конкурс яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
«Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес PowerPoint программасын өйрәнүгә багышланды.
«Киләчәккә адым» һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә кроссвордлар конкурсы уздырылды.
28 августта Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
27 августта «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр иртә һөнәри юнәлеш бирү дәресләре кысаларында ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Алексеевск җирле оешмасында тематик экскурсиядә булдылар.
Инвалидларны тернәкләндерү – мөмкинлекләре чикләнгән кеше тормышының һәр аспектына комплекслы якын килүне һәм игътибар итүне таләп итә торган процесс. Бу процесста төп юнәлешләрнең берсе булып инвалидларны иҗади хезмәт төрләренә җәлеп итү тора, бу аларга үз-үзләрен бәяләүне күтәрергә, үзләрен тормышка ашырырга һәм мөстәкыйльлекне үстерергә ярдәм итә.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иртә һөнәри юнәлеш бирү дәресләре кысаларында Төзүчеләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Янгын куркынычсызлыгы дәресләре кысаларында 12 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Ут һөнәре» дигән әңгәмә үткәрелде.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр терлекчелек фермасындагы йорт хайваннары тормышы, фермада эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән танышу максатыннан Яңа Ибрай авылының терлекчелек фермасына юл тоттылар.