ЯҢАЛЫКЛАР

25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

     Безнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен  җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк. 22 февраль көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Бу бәйрәм балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

«Изге Вәли» көне-ул дуслык бәйрәме. Бу-мәхәббәт, игелек, кешеләрнең бер-берсенә карата булган хөрмәт  көне. Ә «Тургай» приютында-балалар белән әхлакый сыйфатлар, дуслык, үзара аңлашу һәм игелеклелек турында сөйләшү өчен тагын бер матур сәбәп.

Бүген тәрбияләнүчеләр белән бу искиткеч, якты бәйрәмне билгеләп үттеләр. Бәйрәм барысына да ошады.

10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Гильфанова Миләүшә белән берлектә, терроризмны кисәтү буенча «Без террорсыз һәм сугышсыз балачак өчен» дигән мәгълүмати листовкалар таратып профилактик акция үткәрделәр.Чараның максаты: терроризмның нәрсә, аның нәтиҗәләре нинди икәне, аннан саклануның мөмкин булган ысуллары турында мәгълүмат бирү иде.

5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районының «Тургай " приютында сөйләмне үстерү белән шөгыльләнәләр. Дәрес барышында без Э.Мошковскийның «диңгез»шигырен укыдык. Балалар тема буенча алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге темага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.  Дәрес ахырында балалар «Балыкчы»уенын уйнадылар. Дәрес бик кызыклы үтте.

3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек актив рәвештә бара. Чараларда тәрбияләнүче балаларнын диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерәбез, туган ягыбыз өчен патриотизм хисе тәрбиялибез, Татарстан тарихы белән таныштырабыз.

1 февраль көнне бездә "Минем Туган ягым - Татарстаным" исемле виртуаль экскурсия узды. Шулай ук "Татарстан буенча" дигән викторина үткәрелде. Балалар чараларда актив катнаштылар, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Алар грамоталарны портфолиога  тутырдылар.

Тэги: ТАССРга 100 ел

20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Биккинин А.И. җитәкчелегендә балалар "Яшь Столяр" түгәрәгендә "Лабиринт" дип аталган яңа уен ясадылар. Балалар фанерадан әйләнеш кисәргә, предметның детальләрен җыярга өйрәнделәр. Эшнең йомгаклау этабына килергә балаларга команда рухы ярдәм итте. Балалар иҗатларыннан бик канәгать калдылар. Уен  барлык балаларга да ошады.

13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Мәктәпне тәмамлагач, "Алга таба кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә ?"дигән сорау туа. Киләчәккә нинди һөнәр сайлаячагыңны алдан билгеләү яхшырак. Бу тормышта чын-чынлап җитди адым.  Балаларны һөнәрләр белән таныштыру һәм барлык һөнәрләргә дә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, алар белән "Һөнәрне сайла"дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балалар чарада  бик актив катнаштылар.

6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, иң изге, әкияти бәйрәм. Тик безнең балалар кебек яңа ел могҗизасын, Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗараларны беркем дә көтми.

Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең тормышка ашу вакыты, һәм балалар өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан тылсымлану белән бәйле. Бәйрәм атмосферасы приютта Яңа ел алды атнасы буе хөкем сөрде, һәм үткәрелгән балалар иртәсе барысын да әкияткә күмде.

Матур традиция буенча бәйрәм ахырында балалар Яңа ел бүләкләре алдылар. Бэйрэм бик кунелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International