Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, иң изге, әкияти бәйрәм. Тик безнең балалар кебек яңа ел могҗизасын, Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗараларны беркем дә көтми.
Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең тормышка ашу вакыты, һәм балалар өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан тылсымлану белән бәйле. Бәйрәм атмосферасы приютта Яңа ел алды атнасы буе хөкем сөрде, һәм үткәрелгән балалар иртәсе барысын да әкияткә күмде.
Матур традиция буенча бәйрәм ахырында балалар Яңа ел бүләкләре алдылар. Бэйрэм бик кунелле үтте.
Альпари балаларны кабат сөендерә! Бу юлы Кидспейска бару! Аларның йөзләрендә күпме шатлык күрергә мөмкин иде! Балаларга- полиция, фермерлар, флористлар, галимнәр, автомобильчеләр, умартачылар, сатучылар, банк хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәрләрне күрергә туры килде! Бу шатлык һәм күңелле тәэсирләр, очрашулар балалар кунелендә бик озак истәлеккә калачак! Мондый очрашулар кубрәк булсын иде.

Приютта тәрбияләнүчеләр кичә тимераякта шудылар. Һава торышы бик әйбәт булды. Тимераякта шуганда саф һавада тиз хәрәкәт итәргә була. Бу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, тизлекне, көчне, җитезлекне һәм чыдамлыкны үстерә. Тимераякта шуу балаларга бик ошады.

11 декабрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү өмете бирә.
Балалар һәм өлкәннәр бергәләп кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар бик теләп әби-бабайларга ярдәм иттеләр, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәттеләр. Өлкәннәр балаларны күреп бик шатландылар һәм аларның кабат килүләрен көтеп калдылар.
Халыкара инвалидлар көне күп еллар элек бәйрәм буларак расланды. Бәйрәмнең төп бурычы-җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү.
5 декабрь көнне «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасы кысаларында Мостафина Әнвәр янына бардылар. Ул Иске Икшермэ авылында яши. Безнең аралашу җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар яңалыклар, укудагы уңышлары белән уртаклаштылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр, һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булыр, дип ышандырдылар. Чөнки һәрберебездә кечкенә генә кояш бар. Бу Кояш-игелеклелек. Игелекле кеше - ул кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итә. Очрашу ахырында балалар Әнвәр абыйга үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бу күркәм традицияне алга таба да дәвам итэрбез!
.

29 ноябрь көнне безнең балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия-квест "Бирегә балалар барысын да белергә килә" профориентациясенә һәм “Остазлар белән бергә” проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән иде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, кроссвордлар чиштеләр. Бу очрашу барлык катнашучыларга да бик ошады, алар аннан канәгать калдылар.
Физик активлык һәм хәрәкәтләнеп күңел ачу, бигрәк тә саф һавада, баш мие үсешен активлаштыра һәм иммунитетны ныгыта.
Саф һавада уйнарга мөмкин булган уеннар бик күп. Берәүләр үз көчләрен, җитезлеген, зирәклеген, хәрәкәтне координацияләүне, тиз реакцияне үстерә. Башкалар логик фикерләүне активлаштыра, күзаллауларын киңәйтә.
Саф һавада шөгыльләнү барыбызга да бик ошый.