1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. «Күңел җылысы белән уртаклаш» акциясе кысаларында, балалар шефлыкка алынган ветераннарыбызны өлкәннәр көне белән котладылар, аларга котлау открыткалары һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
Без өлкән буын кешеләре алдында бурычлы, без аларның тормышын яхшырак итә, аны җылылык һәм яктылык белән тулыландыра алабыз. Һәр өлкән кешегә хөрмәт белән карыйк.
22 сентябрь көнне, приютта тәрбияләнүчеләр, Казан шәһәренең "Әкият " курчак театрына, "Галәм балалары" дип исемләнгән шоу карарга бардылар.
"Галәм балалары" -ул фәнни-фантастик шоу-спектакль, ул балаларда фәннәргә кызыксыну, табигатькә сакчыл караш, шулай ук әйләнә-тирәлеккә толерант мөнәсәбәт тәрбияли.
Барлык балалар да күңелле юмор, көтелмәгән ачышлар һәм кызыклы экспериментлар белән сеңдерелгән мавыктыргыч маҗарада катнаштылар.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Тыныч Россия» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Чараның максаты - балаларда толерантлык, мәрхәмәтлелек, патриотизм, Ватанга хөрмәт тәрбияләү иде. Катнашучыларга иң яхшы рәсем ясау өчен бөтен хыялларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә туры килде.
Бу конкурста җиңелүчеләр булмады, барысы да җиңде!
Ел саен сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Сентябрь аенда,"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр белән, 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә багышланган " Без хәтерлибез...» дигән чара уткәрелде. Чара барышында тәрбияләнүчеләр терроризм барлыкка килү тарихы һәм соңгы унъеллыкның иң танылган терактлары, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында искә төшерделәр.
Тәрбияләнүчеләр терроризмга һәм аның янавына карата карашларын үз рәсемнәрендә чагылдырдылар.
"Бережок"ял базасы территориясендә "Робинзон" хәрби-патриотик слеты узды. Анда республиканың тугыз районыннан 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 50дән артык балигъ булмаган бала һәм яшүсмерләре катнашты. "Робинзон-2019" уены берничә этапта узды. Хәрби-патриотик уен тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. "Робинзон - 2019" уенында катнашучыларның барысы да бүләкләнде. Без җиңүчеләр өчлегенә кердек!!! 3 урын! УРА!
22 август-Дәүләт флагы көне. Һәр илнең үз билгесе бар. Бу-дәүләт флагы. Приютта тәрбияләнүче балаларга презентация күрсәтелде. Презентация барышында балалар флагның тарихын өйрәнделәр, флагтагы төсләрнең нәрсә икәнен белделәр. Үз илеңне яратырга һәм аның белән горурланырга кирәклеген истә калдырдылар.
22 август-Дәүләт флагы көне. Һәр илнең үз билгесе бар. Бу-дәүләт флагы. Приютта тәрбияләнүче балаларга презентация күрсәтелде. Презентация барышында балалар флагның тарихын өйрәнделәр, флагтагы төсләрнең нәрсә икәнен белделәр. Үз илеңне яратырга һәм аның белән горурланырга кирәклеген истә калдырдылар.
«Тургай» приютында «Тылсымлы пумала» түгәрәге эшли. Түгәрәктә балалар яңа традицион булмаган рәсем ясау техникасы - граттаж белән таныштылар. Балаларга мондый техника белән ясау м бик ошады . Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
«Тургай» приютында «Тылсымлы пумала» түгәрәге эшли. Түгәрәктә балалар яңа традицион булмаган рәсем ясау техникасы - граттаж белән таныштылар. Балаларга мондый техника белән ясау м бик ошады . Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
Без балалар белән Казан шәһәренә, Татарстанның “Табигать тарихы” музеена экскурсиягә бардык. Татарстанның “Табигать тарихы музее”-Идел буенда бердәнбер музей һәм фәнни-белем бирү үзәге. Анда планетабызның геологик тарихы турында тулы мәгълүмат бирелгән. Татарстанның “Табигать тарихы музеенда интерактив "сынамышлар да бик күп. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.