ЯҢАЛЫКЛАР




4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында, җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча, "Кайнар линия" узачак.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарны мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакыруны оештыру өлкәсендәге законнарны бозуларны вакытында ачыклау һәм кисәтү, шулай ук мобилизация чорына социаль хокуклар һәм гарантияләр турындагы закон нигезләмәләрен аңлату максатыннан район прокуратурасында Арча районы халкы өчен мобилизация үткәрү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» үткәрелә.

Тэги: Кайнар линия

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70 эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (бу елның апрелендә) Министрлык белгечләре 589 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә-мәгълүмат актуаль булып кала.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Россия терлекчеләре авыл хуҗалыгы хайваннарының яңа короновирус белән йогышлану ихтималын бәяләү һәм, кирәк булса, хайваннарны иминләштерү үтенече белән Агроиминләштерүчеләрнең илкүләм берлегенә (НСА) мөрәҗәгать иткәннәр. НСА бу мәсьәләне Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә (Россельхознадзор) җибәргән һәм аннан пандемиянең авыл хуҗалыгы хайваннары өчен куркыныч тудырмавы турында хәбәр алган.  


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 20 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы начараюга бәйле вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы расланды. Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил аппараты каршындагы бизнеска ярдәм итү өчен «Кайнар линия» эшли башлады.

Шалтырату (843) 203-29-08 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр төшке аш тәнәфессез кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International