Икътисад эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус йогышын (COVID-19) профилактикалау буенча киңәшләр «Файдалы сылтамалар»/ «Йогышлы авырулардан саклану» бүлегендә урнаштырылган.
Бүгенге көннән район үзәк хастаханәсенә керүче һәркем кулларын антисептик белән эшкәртергә һәм үзе белән саклагыч битлек булдырырга бурычлы. Профилактик чаралар поликлиникага кергәндә оештырылды.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәкләре, яңа коронавирусны ачыклау өчен, диагностик тест-системалар белән тәэмин ителгән.
«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.