Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының веб-версиясен кулланучылар квалификацияле электрон култамгалар турында мәгълүмат белән таныша алалар.
30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Берничә көн эчендә республиканың 4000ләп укучысы яңа цифрлы ярдәмчедән актив файдалана.
Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының эшкуарлар белән очрашуы узды. Фикер алышуның төп темасы Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясе булды.
Татарстанның 447 000 укучысы яңа цифрлы ярдәмчегә – «Мин – мәктәп укучысы» суперсервисына керә алды. 30 сентябрьдән кушымтаны IOS һәм Android платформаларында берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә күчереп алырга мөмкин. Сервис һәм йөкләп алу өчен сылтама турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга була.
2020 елның 31 августыннан 4 октябренә кадәр Мәскәү физика-техник институты Россиянең алдынгы югары уку йортлары белән берлектә "RuCode" алгоритмик программалаштыру һәм ясалма интеллект буенча икенче бөтенроссия онлайн-фестивале үткәрә. Чемпионатның финал этабында Татарстаннан 6 укучы катнашачак.
Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында һәм дәүләт хезмәтләре порталының мобиль кушымтасында коронавирус инфекциясеннән прививка ясаган гражданнар өчен видеокүзәтү көндәлеге эшли башлады.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм МЦК-КТИТ студентлары өчен ясалма интеллект технологияләренә һәм машина белән укытуга багышланган дәрес үткәрде. Дәреснең турыдан-туры трансляциясе цифрлы ведомство сайтында алып барылды.
Салымнарны Татарстанның теләсә кайсы почта бүлегендә түләргә мөмкин. Физик затларга салым белдерүләре заказлы хатлар юллана. Гади электрон култамга ярдәмендә мондый хат бирү процессы 30 секундтан да артык түгел. Цифрлы сервис кулланучылары хәбәр тутырмыйча һәм паспорт бирүдән башка хат ала алалар, бу почта бүлегендә хезмәт күрсәтү вакытын киметә.
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Россия санлы карарларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проектлар өчен грант ярдәме алуга конкурсларны башлап җибәрү турында игълан итә. 2020 елда грантларга 7.1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Барлык мәгълүмат махсус сайтта җыелган - https://ит-гранты.рф/.
Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен «Транскрипт» сервисы эшли башлады, ул юридик затлар белән электрон документлар алмашырга мөмкинлек бирә. Мобиль кушымтаның Эшләүчесе булып «ТаксНет» компаниясе Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә чыгыш ясады.