ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Дәрес барышында безнең "Айдиновлылар" отряды нәниләре  сулыш алу техникасы белән таныштылар, дөрес суларга, баланс тотарга һәм мускулларны йомшартырга өйрәнделәр.

2022 елның 30 мартында "Форпост"үзәгендә" Айдиновлылар " отряды балалары өчен "Без батыр һәм кыю" хәрби-спорт уены узды


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 31 мартында үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү һәм хәрби хезмәткә уңай караш формалаштыру кысаларында Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 нче мәктәп базасында 5 нче сыйныфлар арасында "Яшь армиячеләр алга!" хәрби-спорт уены үткәрелде

Электрон сәүдә үзәге 10 ай дәвамында маркетингка чыгуны түләүсез нигездә алып бару өчен укытудан соң партнерлык мөмкинлеге бирә.

 

Менделеевлылар белән төбәк авыл туризмы ассоциациясе белгечләре очрашты.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 27 мартныда Менделеевск шәһәренең "Батыр" спорт мәктәбендә Гафаров Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә багышланган көнчыгыш көрәш буенча Кобудо кубогы һәм Беренчелеге узды.

Анда Казан, Биектау, Буа, Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Тукай районы, Түбән Кама, Алабуга,  Мамадыш шәһәрләреннән 12 команда катнашты..

 

2022 елның 25-26 март көннәрендә шәһәр тибындагы Актүбә бистәсендә ат спорты буенча «Татнефть» ГАҖ Кубогының,тыл ветераны Чанышев Раил Абдулла улына багышланган «Җиңү Кубогы» этабы узды. Анда Менделеевск, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

18 нче март көнне Менделеевск шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә халык традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу, балаларда үз халкының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, "Татар моңы" III район татар җыры фестивале узды.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бушлай курслар математика һәм информатика буенча база мәктәп программасына өстәмә булачак. Укыту программалаштыру буенча башлангыч тәҗрибә белән 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен юнәлдерелгән.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 11 ноябрендә "Казан икмәк заводы" АҖендә "Чәк-чәк" җитештерүне оптимальләштерү" пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы экспертлары җитәкчелегендә предприятиенең 20 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтү узды.

Җитештерү агымында проект командасы тарафыннан сакчыл җитештерү инструментлары кертелгән һәм үрнәк участоклар булдырылган.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә эш вакыты 2 тапкырдан күбрәк кыскартылган, цехта әзер продукция запаслары 1,5 тапкырга киметелгән, ә эшләп чыгару күләме 12%ка арткан. Оптимальләштерелгән җитештерү агымы бөтен предприятие өчен үрнәк булган.

Предприятиедә шулай ук "Казан икмәк заводы" эшче төркеме көче белән тормышка ашырылачак өстәмә проектлар да бар.

ppt.tatarstan.ru сайтындагы мәгълүматлар буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International