2026 елның 3-5 ноябрендә Мәскәүдә «НАША ШКОЛА» юбилей X Халыкара архитектура фестивале узачак.
Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 2025 елда башланган 260 урынлык балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларындагы эшләргә 603 млн сум бүлеп бирелгән.
Агымдагы елда ТР Төзелеш министрлыгы 5 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Әлмәттә Төзүчеләр Гатин-Больничная урамыннан алып 2 нче канализация насос станциясенә кадәр 476 м участокта диаметры 800 мм булган үзйөрешле канализация коллекторын торгызганнар. Финанслау 205,3 млн сумнан артып китте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Ел саен мәгариф өлкәсендә капремонт буенча иң масштаблы эшләр башкарыла, шул исәптән агымдагы ел да. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында бүген Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу узды. Киңәшмә эшендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер, Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов, район эшмәкәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасы чараларын өстәмә финанслау буенча Алексеевск районының Алексеевск поселогында коммуналь инфраструктураның икенче объекты ремонтланды.
Агымдагы елда Татарстанда 8 ресурс үзәге (һөнәри белем бирү оешмалары) ремонтланган, аларның гомуми суммасы 539 млн сумнан артыграк.
Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче ике телле балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылды.