Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында татарстанлыларны «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсенә һәм «Россия суы» акциясенә чакыра.
Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирү турында өстәмә килешү имзаланды.
Агымдагы елда Татарстанда 2 млрд 877 млн сумга 53 сәламәтлек саклау объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
2025 елның 9-11 сентябрендә Мәскәүдә «Крокус Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «ЭкваТэк» һәм «ВэйстТэк» халыкара күргәзмәләре узачак.
Федераль һәм 3 республика программасына гомуми финанслау 979 млн 520 мең сум булган 27 объект кертелгән.
Бүген А.И.Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Экологик баланс стратегиясе: табигатьне саклау өлкәсендәге агымдагы казанышлар һәм перспектив бурычлар» дигән пленар утырыш узды.
Лаеш районының Державино авылында «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында түбәнге буаны чистарту буенча актив эшләр алып барыла. Бу объект — республиканың су ресурсларын торгызу буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси контролендә.
Татарстанда 2025 елда 5 балалар бакчасы төзелә, гомуми финанслау 738 млн 144 мең сум. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген «Казанский ДСК» ҖЧҖ мәйданчыгында «Төзелеш тармагы предприятиеләре өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментлары» семинары узды. Аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге оештырды.
Учреждение коллективын бүген «Центрегионводхоз» ФДБВУ филиаллары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә экология министры Александр Шадриков котлады.