«Демография» милли проекты сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм тууны стимуллаштыру буенча түбәндәге адымнарны тормышка ашыруны күздә тота: гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү, балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру юлы белән хатын-кызларга эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү.
2021 елның 1 июненнән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли башлады.
6 февральдә "Батыр " спорт мәктәбендә Тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды
26 гыйнварда Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеев районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча республика турнирының беренче этабы узды.
Массакүләм чаңгы узышында шәһәр һәм районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
22 гыйнварда «Батыр» спорт мәктәбендә 2011-2012, 2013-2014 нче елгы балалар арасында тхэквондо буенча Менделеевск шәһәре ачык фестивале узды.
Иртәгә ИТ-паркта "Хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү: Профстандартлар. Яңа һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзләштерү өчен шартлар тудыру" темасына семинар-киңәшмә узачак. Катнашу – бушлай.
Семинар "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Чараның максаты – пенсия алды яшендәге затларга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын тормышка ашыру һәм билгеле бер хезмәт функцияләрен үтәү өчен кирәкле хезмәткәргә квалификация таләпләре өлешендә һөнәри стандартларны куллану.
Семинарны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Катнашу өчен https://leader-id.ru/events/ сылтамасы буенча Leader ID теркәлү узарга кирәк.
Чаралар 2019 елның 21 июнендә 15:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 52, ИТ-парк, 3 кат – кайнау ноктасы.