Бүген Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы кысаларында экология министры урынбасары Егор Тарнавский «Мәгълүмати куркынычсызлык. Тәнкыйди мәгълүмат инфраструктурасының әһәмиятле объектлары иминлеге» мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча лекциядә катнашты һәм журналистларга экология тармагын цифрлаштыру турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык 2022 елда эшли башлаган экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасы экология һәм табигатьтән файдалану бурычларын хәл итү өчен бердәм цифрлы пространство булдыра.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга» агросәнәгать күргәзмәсе уза. Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начфин авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру темасы буенча фикер алышуда катнашты.
Кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасы старт алды — компанияләр Россия җитештерүчеләренең программа тәэминатын ярты бәясенә сатып ала алачак.
Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды (РФРИТ) үткәрә торган ИТ-проектлар һәм цифрлы карарларны гамәлгә ашыручы компанияләр өчен грант конкурслары старт алды. Быел ярдәмнең гомуми суммасы 3,8 млрд. сум тәшкил итә, ә грантлар алу шартлары күпкә җиңеләйде һәм компанияләрнең теләкләрен исәпкә ала.
Дәүләт хезмәтләре порталында инвалидлык белән гражданнарны тернәкләндерү өчен техник чаралар һәм хезмәтләр алу өчен гариза бирергә мөмкин. Яңа сервис төре Россия Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Россия Хезмәт министрлыгы һәм социаль иминият фонды белән берлектә эшли башлады.
«ПРОФ-IT.2021» IX Бөтенроссия региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсына теркәлү ачылды. Катнашу өчен гаризаны 28 июльгә кадәр сайтта калдырырга мөмкин – http://konkurs.d-russia.ru.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Июнь аенда Татарстан халкы ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 34кә кадәр электрон рәвештә хезмәт күрсәтә алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшенең барышы турында республиканың цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.
Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясенең LX утырышында катнашты, анда республиканың цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Утырыш Саранскида узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чара кысаларында хезмәтләрне цифрлаштыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.