ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Ассоциация утырышы Казанда югары технологияләр өлкәсендә ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чара кысаларында хезмәтләрне цифрлаштыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.

Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, «Сбер» ГАҖ экспертлары, республика мәктәпләре директорлары һәм укытучылары катнашында «Мәгарифтә цифрлы тенденцияләр» конференциясе узды.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАНЕКО» АҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Компания вәкилләре әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда читтән торып, видеоконференцэлемтә аша катнашты.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Лениногорск районында эшче командировкада булды, анда район халкы белән очрашты һәм республикада цифрлы процесслар турында сөйләде.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Казанда республикада беренче даруханәне ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец, республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады, анда ул республиканың 2021 елга планлаштырылган цифрлы үсеше программалары турында сөйләде.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашты. Киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да катнашты.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

     Электр энергетикасында тарифларны җайга салуның электрон формага этаплап күчүе юбилейлы, 5 нче Бөтенроссия тариф семинар-киңәшмәсе кысаларында узган «Электр энергетикасы тарифларын җайга салганда цифрлы процессларны гамәлгә кертү» эш төркеме утырышының төп темасы булган.

Тэги: Бөтенроссия тариф семинар-киңәшмә

18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы алдынгы технологияләрне нәтиҗәле куллану өлкәсендә «Приоритет» милли премиясе заказы буенча «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән цифрлаштыру контекстында төбәкләрнең җәйге медиарейтингы лидерлары өчлегенә кертелде.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россиянең IT-базарына Татарстанның яңа «InnoSTage» компаниясе чыга. «InnoSTage» компанияләр төркеме кибериминлек, системалы интеграция һәм мәгълүмат системаларын эшләү өлкәсендә хезмәт күрсәтәчәк. Структурада шулай ук CyberART кибератака саклау сервислары операторы да эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International