ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә диспетчерлык җитештерү идарәсен һәм баш энергетика идарәсен модернизацияләү эше тәмамланды.

Яңа бурычларны үтәргә сәләтле диспетчерлык пункты оештыру максатыннан, аны хәзерге вакытта иң заманча элемтә һәм җитештерү процессларын контрольдә тоту чаралары белән җиһазлаганнар.

Агынтыларның сыйфатын контрольдә тоту өчен интерактив карта эшләнгән, ул онлайн-режимда агып җыела торган суның сыйфатын күрергә һәм кирәк булганда оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Җитештерү мониторингы системасын камилләштерүгә аерым игътибар бирелгән – онлайн-режимда предприятие бүлекчәләрендә технологик процессларның барышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган видеоэкраннар (видеостена) урнаштырылган. Бу максатта компания белгечләре тарафыннан төрле программаларның тотрыклы һәм синхрон эше өчен кирәкле программалар эшләнгән.

Башкарылган эшләрдән соң "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ диспетчерларының заводларның видеостен карау мөмкинлеге барлыкка килгән. Алар тәүлек буе чимал агымнары хәрәкәтен, әзер продукция эшләп чыгару, төяп җибәрү буенча мәгълүматны һәм башкаларны күзәтеп тора алачак. Этилен заводының җитештерү мониторингының модернизацияләнгән системасы өчен технологик төеннәренең мнемосхемасы булдырылган һәм оптимальләштерелгән.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды "Цифрлы технологияләр" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия төбәкләрендә булдырылган ил продуктларын, сервисларын һәм платформа чишелешләрен кертү проектларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә грантлар бирү өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

Төбәкләрдәге предприятиеләр "үтәли" цифрлы технологияләр базасында төзелгән проектларны эшләп бетерү һәм пилот рәвештә гамәлгә кертү өчен грант алырга мөмкин. Грантка дәгъва белдерүче проект төбәк ярдәменә ия булырга тиеш.

2019 елда мондый ярдәм өчен 3,1 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Проектка грант суммасы 15 млн сумнан алып 1 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Конкурс аша сайлап алуда катнашу өчен гаризалар 2019 елның 8 ноябреннән 2019 елның 28 ноябренә кадәр кабул ителә. Гаризаларны тапшыру рфрит.рф сайтындагы шәхси кабинет аша гамәлгә ашырыла.

Тулырак мәгълүматны алу өчен ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элемтә өчен җаваплы зат:

Гайнетдинова Алисә Рәхимҗан кызы, тел. +7 (843) 235-14-75 доб. 25014, alisa.g@tatar.ru;

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы материаллары буенча, рәсем рфрит.рф сайтыннан алынды


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Баулы районы аналогтан цифрлы телесигналга күчте.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанда федераль телеканалларның аналоглы телевидениесе өзелде.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әгәр дә сез әле цифрлы телевидениегә кушылмаган булсагыз, 14 октябрьдән соң кара экран каршында утырып калуыгыз бар.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Цифрлы ТВның ике төп өстенлеге - бу сигналның сыйфаты һәм тотрыклылыгы һәм илебезнең иң ерак почмакларына күп каналлар җиткерү мөмкинлеге.

Бүген Яр Чаллыда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә цифрлаштыру элементларын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Семинар-киңәшмәне Альберт Кәримов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында уздырды. Чара "КАМАЗ" ГАҖ дирекциясенең конференцияләр залында узды һәм анда 130 артык кеше катнашты.

"Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән без хәзер файда көтәбез. Әмма цифрлаштыру, чыннан да, катлаулы юл, берничә фактор туры килергә тиеш. Бу беренче затның да, барлык персоналның да җәлеп ителүе һәм дә башкалар. Әмма цифрлаштырудан башка алга таба үсеш мөмкин түгел", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Санлы технологияләр департаменты директоры Владимир Дождев "Цифрлы сәнәгать" программасы кысаларында предприятиеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Ул белдергәнчә, Татарстанның өч предприятиесе цифрлы чишелешләр эшләү өчен финанс ярдәме алырга планлаштыра:

"Цифрлы технологияләр – корал ул. Хөкүмәт тарафыннан, быелдан башлап, чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган субсидияләр рәвешендә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелде. Әлегә бу сәнәгатьнең эшкәртү һәм чыгару тармакларына кагыла".

"КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре белешмәләр нигезендә карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең цифрлы системаларын үстерү турында сөйләде.

Моннан тыш, чарада "Риэль-инжиниринг" үрнәгендә цифрлы җитештерүне кертү, автомобиль төзелешендә "Логио РУС" компаниясе белән тәэмин итү чылбырлары белән идарә итү турында да сүз барды.

Машина төзелеше тармагын цифрлы трансформацияләү өчен кадрлар әзерләү турында Казан (Идел буе) федераль университеты спикеры Мәхмүт Ганиев сөйләде:

"Производствода төп трендлар – роботлаштыруга, автоматлаштыруга, цифрлаштыруга күчү. Без моны уку процессында яңа белем бирү системаларын кулланып исәпкә алабыз – бу геймофикация дә (уен методларын куллану), модельләштерелә торган тренажерлар, өстәмә чынбарлык методлары да. Шулай итеп, фундаменталь әзерлектән без кешенең яңа коммуникация сәләтләрен үстерүгә күчәбез".

Азакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов предприятиеләрнең "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында катнашуының өстенлекләре, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру буенча кооператив программа турында сөйләде.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Җирле тапшыруларны тамашачылар яңа телевизорларда яки приставка тоташтырып карый алачак.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Аналог телетапшырулары туктатылуга аз гына вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. 


6
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Аналог телетапшырулары туктатылуга аз гына вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, алдан ук цифрлы җиһазлар сатып алырга чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International