2019 елның 14 октябрендә Татарстанда гомумроссия каналларын аналог трансляцияләү туктатыла. Цифрлы телевидениегә ничек күчәргә? Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев шул хакта җентекләп сөйләде.
10 көннән Татарастан Республикасында аналог телевидениесе тапшыруларын күрсәтү бетерелә. "Цифра"га күчү мәсьәләсе буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рида Адамова аңлатма бирә.
Татарстан башкаласында 1-2 октябрьдә цифрлы трансформация үткәрүгә һәм ясалма интеллект һәм икътисадның төрле секторларындагы компанияләр эшенә әйберләр Интернетын кертүгә багышланган иң зур халыкара чара узды.
Пиппасска килүчеләрне теркәү системасы Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында апробация уза.
Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна алу чыгымнарын компенсацияләүне күздә тота торган карар кабул ителде.
2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.
12-13 октябрьдә Иннополис IT-белгечләре өчен беренче тапкыр Россиянең беренче шәһәрендә "Стачка. Иннополис" күргәзмәсе ачылды.
Бүген Казанда илнең "Сан"га күчүенең финал этабына багышланган үзәк вакыйга булды. Киң колачлы флешмобта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм 3 меңгә якын ирекле ярдәмче катнашты. Якты беләзекләр ярдәмендә алар Россиядә цифрлы эфир телевидениесе символы булган иң зур «цифрлы» күбәләкне тәшкил иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы итеп үзгәртелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Хөрмәтле баулылар! Цифрлы эфир телетапшыруларына күчү һәм 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында аналоглы тапшырулар системасын өзү сәбәпле, сезгә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы буклеты белән танышырга һәм тулы мәгълүмат алырга тәкъдим итәбез.