Татарстан элемтә министрлыгы региональ проектларны - региональ урман комплексы белән цифрлы идарә итү өлешендә - узган ял көннәрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итте.
Октябрьдән Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында социаль әһәмиятле объектларны интернетка тоташтыру башлана. Болар - мәктәпләр, җирле үзидарә органнары, фельдшер-акушерлык пунктлары, Росгвардия бүлекчәләре, территориаль сайлау комиссияләре, янгын сүндерү бүлекләре.
6 сентябрьдә «Кайнау ноктасы – Казан» күмәк эш киңлегендә дәүләт һәм бизнес вәкилләре өчен "DigITall" беренче форсайт-сессия узачак. Алга киткән идеяләр генерациясе һәм диалог өчен бер мәйданчыкта беренче тапкыр хакимият органнары, фәнни учреждениеләр, бизнес һәм стартап-проектлар вәкилләре берләшәчәк, нәтиҗәдә Татарстанның цифрлы трансформациясенең юл картасы формалаштырылачак.
Альберт Кәримов бүген "Лонглат" IT-компаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашу уздырды.
"Лонглат" – яңа компания, ул производствоны цифрлаштыру өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итә. Министр әлеге эшләнмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте:
"Безнең бурыч – ил базарында барлыкка килә торган цифрлаштыру буенча мондый тәкъдимнәрне күзәтү. Һәм Сезнең компаниянең һәм Сезнең белән эшли торган предприятиеләрнең уртак тәҗрибәсен өйрәнү безнең өчен мөһим".
Компаниянең төп продукты – LPanel комплекслы электрон системасы.
LPanel бердәм программада барлык производствога идарә итү өчен булдырылган. Продукт ярдәмендә җитәкче эш барышын реаль вакыт режимында контрольдә тотарга һәм анализларга мөмкин.
Система хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 20-40% ка арттырырга һәм биремнәрне үтәү вакытын ким дигәндә 2 тапкыр киметергә ярдәм итә. Продукт җитештерүнең идарә итү аспектларына гына түгел, ә эшнең психологик ягына да туплана.
LPanel компаниянең бөтен эшчәнлеге турында җыелма хисап әзерли, җитештерү чыгымнарын фаразлый һәм хезмәткәрләргә аларның эшенә нигезләнеп түләү дәрәҗәләрен тәкъдим итә.
Шулай ук предприятиедә видеоаналитика системасын булдыру хисабына куркынычсызлыкка да зур игътибар бирелгән.
"Лонглат" генераль директоры Глеб Сигал ассызыклаганча, «безнең продукт – үз эшләнмәсе. Без инде җитештерүчәнлекне арттыру буенча берничә предприятие белән эшлибез, теләге булганнар өчен ирешелгән нәтиҗәләрне күрсәтергә ниятлибез. Әмма сәнәгать предприятиеләренә йөз тотабыз һәм аерым якын килү алымын кулланабыз, чөнки һәр предприятиенең үз максатлары һәм бурычлары бар".
«Байтик» лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык өлкәсендә санлы лагерьга балаларны кабул итә. Беренче бушлай сменага гаризалар (4 августтан 17 августка кадәр) 25 июльгә кадәр кабул ителә! Тагын ике смена октябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.
Татарстанда 2019-2021 елларда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Мәгълүмат инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 меңгә якын социаль әһәмиятле объект Интернетка киң полосалы үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү планлаштырыла. Алар арасында - ФАПлар, мәктәпләр, янгын сүндерү бүлекләре.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан сәнәгатьне цифрлы үзгәртеп коруга дәүләт ярдәменең яңа чарасы – югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яки) үстерү максатларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү гамәлгә ашырылачак.
Субсидия бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган.
Конкурс аша сайлап алу 2019 елның 1 августыннан 20 августына кадәр планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев Samsung Electronics вәкилләре белән очрашты.
Очрашу цифрлаштыру өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланды.
Samsung Electronics цифрлы мобиль технологияләр департаменты директоры Александр Терехов предприятиедә цифрлы продуктлар кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Samsung Electronics стратегиясе – хезмәткәрләрне, процессларны һәм активларны цифрлаштыру хисабына оешмаларны зур масштабта цифрлаштыруны гамәлгә ашыру. Компания бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле продуктлар тәкъдим итә, аерым алганда, мобиль эш урыннары, махсус җайланмалар, укыту өчен VR технологияләр, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары.