Табигатьтән рациональ файдалану фонды 2025 елга «утильләштерү мәктәбе: электроника» программасына йомгак ясады. Татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә республикада 185 тонна иске электр җайланмасы җыеп алып кителде. Бу республиканың 32 районыннан 314 оешманың эш нәтиҗәсе.
Җәйге каникуллардан соң Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы үз эшен дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.