Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) директоры Иван Федотов, Россиянең иң «алга киткән» төбәге булып, Татарстан үз-үзеңне изоляцияләүне контрольдә тотуның иң технологик системасын кертә алды, дип белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән бөтен илдән ИТ-белгечләр өчен «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» онлайн - хакатон конкурсы старт ала.
Татарстанда коронавирус инфекциясе, үз-үзеңне изоляцияләү режимы һәм цифрлы үткәргечләр системасы турында халык сорауларына җавап бирүче телефон роботы эшли башлады. Проект ТР Цифрлы үсеш министрлыгы командасы тарафыннан эшләнгән.
Республика халкы өчен Yardam.ru порталында 500 дән артык санлы сервис һәм хезмәт күрсәтү бар. Көн саен сайтта татарстанлыларның үз-үзеңне изоляцияләүдә уңайлы тормышы өчен 40ка якын яңа санлы корал барлыкка килә.
«Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсы - «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе - IT-өлкәдә карьера башларга теләгән кызлар өчен бушлай белем бирү онлайн-марафонын башлап җибәрә.
ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру буенча эшче төркем формалаштырылды һәм аның составы расланды.
16-17 майда югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында бизнес-инкубаторга 42 сайлап алу узачак. Чара беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Гаризалар 10 майга кадәр кабул ителә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен Yardam.ru порталында 285 сервис һәм хезмәт күрсәтү бар.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәргән, анда коронавирус йогышы таралу сәбәпле изоляция шартларында торган республика халкы өчен санлы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат тупланган.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде - анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган.