2026 елның икенче яртыеллыгына газета – журналларга язылу башланды. Финанс–бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр елны район газетасына бик теләп язылалар, һәрдаим газета аша районда булган яңалыклар белән танышып торалар, редакциябездә хезмәт куючы журналистларның һәр язмасын кызыксынып укып баралар. Быел да искәрмә булмады, финансистларның күбесе “Саба таңнары” район газетасына язылып куйды.
Әлеге күркәм һәм олы эшкә Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.
Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм парадында Финанс-бюджет палатасы коллективы да актив катнашты. Һәрберебезнең теләге бер: ил - җирләребездә тынычлык урнашсын, күкләребез һәрчак аяз булып, һәр гаиләдә иминлек булсын.
6 май көнне "Сабантуй" комплексында Җирле үзидарә көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге чара кысаларында тәбрикләү тантанасы оештырылды. Финанс - бюджет палатасы белгече Диләрә Миникаевага нәтиҗәле эшчәнлеге өчен "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Финанс – бюджет палатасы ихлас күңелдән һәрбарчагызны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә. Җиңү бәйрәме ул – халкыбызның батырлыгы һәм дан көне, ул барыбызның уртак бәйрәме. Илебез быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән изге һәм кадерле. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле бәйрәмнән ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сигез дистәдән артык вакыт үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Без чын йөрәктән һәркемгә сәламәтлек, гаиләләргә бәхет телибез. Еллар тыныч, илләр имин булса иде. Бөтен дөньяда тынычлык урнашып, күк йөзебез һәрчак аяз булсын!
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Мин тормышны яратам” шигырь бәйгесендә катнашу өчен Финанс – бюджет палатасы ике видеоролик тәкъдим итте. Катнашучылар, әлбәттә, оешмабызның сәләтле егет – кызлары. Беренче видеоязма, шагыйрьнең төрле елларда язылган лирик шигырьләрен үз эченә алса, икенче язма Тукай әсәрләрендәге әкият геройлары катнашында ясалды. Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле. Әлеге видеоязмалар жюри тарафыннан уңай бәяләнеп, нәтиҗәдә, “Иң бердәм һәм тату коллектив” номинациясендә җиңү яулады. Язмада Тукай образында “Милли моңнар” шигыре белән чыгыш ясаган Инзил Мостафин исә “Нәфис сүз остасы” номинациясендә җиңүче буларак бүләкләнде.
5 май көнне Габдулла Тукайга 140, Муса Җәлилгә 120 ел тулу уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан “Сабантуй” спорт – мәдәни комплексында квиз – уен оештырылды. Уенда катнашу өчен 10 команда чакырылган иде. Әлеге мавыктыргыч чарада Финанс – бюджет палатасының да “Ялт–йолт” командасы катнашты. Ни өчен Ялт – йолт дигәндә, беренчедән, Габдулла Тукайның күпчелек сатирик әсәрләре “Ялт – йолт” журналында басылып килсә, икенчедән, финансист хезмәте, бухгалтер һөнәре нәкъ менә шундый төгәл сыйфатларга ия һәм һәр эш оператив, ягъни ялт- йолт итеп башкарылып килә.
Квиз берничә раундтан торып, һәр раундта ике шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы буенча кызыклы сораулар яңгырады. Сорауларга бирелгән җаваплардан йомгак ясалып, нәтиҗәдә, Финанс – бюджет палатасы командасы лаеклы 1 урынга ия булды. Афәрин!
2 майда узган Казан марафонында елдагыча Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. Һәм 10 километрлык дистанцияне җиңеллек белән узып, үзенә көн буена җитәрлек позитив энергия җыйды.
Бүген Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар, финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләре һәм бухгалтер профессиясе белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – боларның барысы турында да укучылар белгечләрдән, бухгалтерлардан белә алдылар.
19 апрель көнне Апаста Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда катнашты: Апас, Питрәч, Арча, Кукмара, Саба, Балтач.