ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле, 2025 елның 1 гыйнварыннан Үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру бүлегендә һәм хезмәт хакы буенча исәп-хисаплар бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу вакыт хөкем сөрә. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 77 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлегендә хәзерге вакытта узган ел ахырында урнаштырылган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча контрактлар имзалана һәм теркәлә. Шулай ук бүлек бухгалтерлары тарафыннан контрактларның тулы яки өлешчә үтәлеше актив рәвештә алып барыла.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

18 гыйнвар көнне Шәмәрдәндә узган чаңгы ярышларындв Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. 180 кешене үзенә берләштергән әлеге спорт чарасында Рамил призлы 3нче урын алуга иреште, Почет грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Мазитова Алинә һәм Шагиева Гөлдания кертелгән. Дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкка ия булган кызларыбызга кичен җәмәгать тәртибен саклау буенча аерым җаваплылык йөкләнгән.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа елга аяк басуга Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә отчет эшләү һәм тапшыру вакыты башлана. Бүгенгә Саба муниципаль районының берләштерелгән бюджеты үтәлеше, учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисап тапшырылды. Шулай ук бюджет һәм автоном учреждениеләрнең калган акчалары турындагы белешмәләр, учреждениеләрнең берләштерелә торган исәп-хисаплары буенча белешмәләр, дебитор һәм кредитор бурычлары буенча белешмәләр буенча да бүгенге көнгә зур эш башкарылды.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

27 декабрь көнне  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Оешма рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән балалар күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр уенда аларны кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар көтә иде. Шулай ук республикакүләм балалар рәсемнәре бәйгесенең актив катнашучы яшь рәссамнары Профсоюз оешмасының Дипломына һәм истәлекле бүләгенә дә ия булдылар.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады. Финанс-бюджет палатасы бинасы каршында да ел символы Елан һәм әкият персонажлары пәйдә булдылар. Без исә, үз чиратыбызда, барлык райондашларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, һәр башлангычта уңышлар, тынычлык телибез.


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә “Саба” йөзү бассейнында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дип исемләнгән йөзү ярышлары булып узды.  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә әлеге спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Вәлиева улы Азамат белән беренче урынга, Гөлия Саматова улы Кәрим белән икенче урынга лаек булдылар.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Район бюджеты проектының беренче укылышыннан соң, фикер алышулар алып барылды. Бүген, 12 декабрь көнне  2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Төп доклад белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов чыгыш ясады.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Муниципаль хезмәткәрләр арасында төрле төрдәге ярышларның сайлап алу туры дәвам итә. Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар һәр ярышта актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган шахмат ярышларында үзләренең яшь категориясендә Лилия Шакирова 1нче,  Эльмира Валеева 2нче урынга лаек булдылар. Өстәл теннисы ярышында исә  Лилия Шакирова 2 урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International