Бу көннәрдә пляж волейболы буенча уеннарның кызган мәле. Финанс – бюджет палатасыннан 4 кызлар командасы катнаша әлеге уеннарда. Күңелле уеннарда азарт, иң шәп энергетика кызларга көч өстәп тора. Һәр уенда җиңү дә, җиңелү дә була, әлеге уеннар да искәрмә булмас. Спорт сөюче кызларыбызга нәтиҗәле уеннар телибез. Һәр команда да җиңүгә ирешә алмаса да, шушы уеннар спорт юлында тәҗрибә туплау дәресе булсын аларга.
Финанс – бюджет палатасының бухгалтерлык учеты бүлегендә эш кайный. Кварталь отчетларны вакытында эшләргә һәм йомгакларга кирәк. Бюджет һәм автоном учреждениеләрнең квартал бюджет хисабы, квартал бухгалтерлык хисабы, бюджет йөкләмәләре турында хисап, акчалар хәрәкәте турында хисаплар башкарыла. Шулай ук дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары турында квартал хисаплары буенча да бу көннәрдә зур эш башкарылды.
Волейбол уеннары белән параллель рәвештә стадионда футбол матчлары да уза. Финанс – бюджет палатасының егетләр командасы бу уеннарда да сынатмый. Командалар арасында көндәшлек көннән – көн кыза. Тәҗрибә, реакция һәм бердәмлек булганда уеннарның нәтиҗәсе уңышлы булачак, ди егетләр.
Финанс – бюджет палатасы егетләре районда узучы бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Пляж волейболы уеннарында да алар бик теләп катнашалар. Ярышларда оешмадан 2 команда катнаша. Әлеге кызыклы уенда егетләргә уңышлар телибез.
Бүген “SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында, Саба гимназиясе, сәләтле балалар мәктәбе, Саба урта мәктәбе һәм Шекше төп мәктәбе укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм үзләрен бухгалтер – экономист профессиясендщ сынап карый алдылар. Уен аша алып барылган бухгалтерлык эшчәнлеге аларда кызыксыну уятты. Гаилә бюджеты аша алар керем һәм чыгым өлешләрен аерырга, танырга өйрәнделәр.
Май чүлмәге тышыннан билгеле диләрме әле? Эшли торган биналарыбызның төзеклеге, чисталыгы шулай ук үзебездән тора. Кайвакыт нидер ватыла, нәрсәнедер алыштырырга кирәк була, ләкин күпчелек очракта барысын да кечкенә ремонт белән дә хәл итеп була. Менә Финанс – бюджет палатасының ир- егетләре дә финанс чыгымнарын чыгармыйча гына үз көчләре белән бина янындагы брусчатканы тәртипкә китереп куйдылар. Тирә – юньдәге тәртип һәм төзеклек безнең үзебездән тора!
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды. Егетләребез Сабагро, Яшьлек, Сабыгыз, Эзмә, Икшермә, Лесхоз, Явлаштау авылларының җыелма командалары белән көндәшлектә көч сынашты. Эзмә, Лесхоз командаларын җиңеп, 2 уенда җиңүгә ирештеләр. Барлыгы 8 уен уйналды.
Узган шимбә көнендә булып узган “Автоледи – 2023” конкурсында Финанс – бюджет палатасы кызлары бик теләп катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча контракт бүлеге бухгалтеры Рузилә Рахимуллина абсолют җиңүче итеп танылды. Район данын республика күләмендә ул яклаячак. Шулай ук калган катнашучы кызларыбыз да матур нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларга шулай ук Лауреат Дипломы белән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Бүген җитәкчебез – Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улын туган көне белән тәбрик итәбез. Шәмсун Әкбәрович, Сезне туган көнегез белән котлап, сәламәтлекнең иң ныгын, тормыш юлының иң яктысын телибез. Гаилә иминлегендә, тормышның тәмен тоеп яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз.
Әлеге көн үз иленнән читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләргә тирән хөрмәт билгесе итеп билгеләнгән. Нәкъ шул уңайдан кайнар нокталарда һәм кораллы конфликтлар зоналарында сугышчан бурычларын намус белән үтәгән райондашлар шушы көннәрдә Саба хәрби комиссариатында җыелдылар. Шулай ук әлеге чарада Финанс – бюджет палатасы рәисе, ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе Ш.А.Сөнгатов та катнашты. Үз чыгышында ул әлеге оешманың кирәклелеге һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Чарада катнашучылар Саба үзәгендә урнашкан һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Шулай ук бу көнне кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр истәлекле медальләр белән дә билгеләп үтелде.