Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлеге белгечләре тарафыннан узган ел нәтиҗәләре буенча һәр заказчыга кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзү өчен мәгълүмат җыю бара, ул агымдагы елның 1 апреленә кадәр Бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш.
Финанс – бюджет палатасы белгече Гөлүсә Шәрипова “Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән бәйләнеше” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен үткәрелгән стажировкада белемнәрен күтәрде. Ике көнлек стажировка республиканың Финанс министрлыгында узды. Стажировка барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Керем потенциалы фаразы, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары өйрәнелде. Социаль – мәдәни өлкә тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, икътисад тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнеше кебек темалар каралды. Шулай ук ул тәкъдим ителгән кейс мисалында җирле бюджетны формалаштыру һәм үтәү үзенчәлекләрен карау буенча практик эш тә башкарды.
Һәркемгә мәгълүм, эш барышындагы белем күтәрү курслары – профессиональ квалификациянең югары баскычына ирешү максатыннан һөнәри белемнәрне өйрәнү һәм яңарту процессы булып тора. Ул белгечләргә яңа технологияләр, методикалар югарылыгында булырга ярдәм итә, шулай ук аларның конкурентлык сәләтен арттыра, кадрлар яңа күнекмәләр ала, курслар барышында технологияләр һәм методикаларны үзләштерә алырлык күп кенә заманча квалификация күтәрү программалары өйрәнелә. Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының баш белгече Илгизәр Гатауллин «Бюджет системасы һәм бюджет процессы» темасына курс программасы үтеп кайтты. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уздырылды. Курс темасы берничә модульдә тәкъдим ителде, анда бюджет төзелеше һәм бюджет системасы, бюджет керемнәрен формалаштыру процессы, бюджетны планлаштыруның асылы һәм максатлары, бюджет проектларын төзү нигезләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр өйрәнелде.
Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә 3 группа – Саба урта мәктәбе, Шекше төп мәктәбе, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Ир – егетләр арасында барган волейбол уеннары тәмамланды. Финанс-бюджет палатасы егетләре дә уеннарда актив катнаштылар. Команда җиңүчеләр исемлегендә булмаса да, уеннар һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
"Буыннар тарихы – гаилә ядкәре" шәҗәрә фестиваленда катнашып, Финанс - бюджет палатасы Эзмә авылыннан Әхмәтшалар нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәсел чылбырының тарихы белән алтынчы буын оныкчыгы Динә Билалова уртаклашты. Нәселнең җиде буын тарихындагы истәлекле вакыйгалар, тарихи фактлар сәхнәләштерелеп бирелде. Гаилә архивындагы тарихи экспонатлардан торган күргәзмә дә, мили ризык тулы сый-нигъмәтле өстәлләр дә игътибарга лаек иде.
Илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын!
Финанс - бюджет палатасында эшләүчеләрнең, сайлауларда катнашучы һәр кешенеке кебек, теләкләре әнә шундый.
Өч көн дәвамында үтүче, илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган чара - Россия Президентын сайлауларында безнең хезмәткәрләр дә тулы составта, гаиләләре белән катнашты һәм лаеклы кандидатура өчен тавышларын бирделәр.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды районда. Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидиягә ия булучылар арасында Адилә һәм Инзил Мостафиннар, Алия һәм Динар Шакировлар да бар. Алия Шакирова Финанс-бюджет палатасында 2011 елдан, Инзил Мустафин оешмада 2019 елдан эшли. Аларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Ул яшьләргә сертификаттан файдалану, банкта счетлар ачу тәртибен аңлатты, башкаларга матур үрнәк булып яшәргә чакырды. Гаиләләргә 7 ай эчендә субсидияне тиешле максатка тотып бетерергә тиеш булуларын искәртте.
Узган җомгада Лесхоз бистәсендә чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды. Финанс-бюджет палатасының чаңгы спортын яратучылар, Рәис Ш.А. Сунгатов җитәкчелегендә, барысы да бергәләп чаңгыга басалар. Ярышлар нәтиҗәсендә Шәмсун Акбер улы 50+яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынга лаек булды. Шулай ук шәхси зачетта Финанс-бюджет палатасы бүлеге начальнигы Гөлнара Заһидуллина 1 урынны алды, әйдәп баручы белгеч Рамил Шакиров икенче урында, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге начальнигы Ленар Фәйзетдинов өченче урында. Команда зачетында ФБП - 1 командасы 1 урынны, ФБП-2 командасы 3 урынны алды. Барлык хезмәттәшләребезне дә лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Район Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышу һәркем өчен бик кызыклы булды. Күргәзмәдә урын алган районның авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятие продукциясе, эшмәкәрләрнең товарлары, җирле товар җитештерүчеләр продукциясе һәм тагын башка бик күп экспонатлар белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре танышып чыктылар.