ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Район Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышу һәркем өчен бик кызыклы булды. Күргәзмәдә урын алган районның авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятие продукциясе, эшмәкәрләрнең товарлары, җирле товар җитештерүчеләр продукциясе һәм тагын башка бик күп экспонатлар белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре танышып чыктылар.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Кышкы спорт төрләре көнендә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бик теләп чаңгы юлына бастылар. Һәм үзләре генә түгел, ә уллары белән. Нәтиҗәдә, Загидуллиннар гаиләсе 1 урынга, Саматовлар гаиләсе 2 урынга, Валеевлар гаиләсе 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!


16
февраль, 2024 ел
җомга

Студентлар өчен практика һөнәреңнең дөрес сайланганмы – юкмы икәненә төшенер өчен иң яхшы мөмкинлектер, мөгаен. Бу көннәрдә районның Башкарма комитетына практика үтәргә кайткан Казан Федераль университеты студенты Айбулат Хабибуллин да әлеге фикердә. Финанс – бюджет палатасы да аңа саннар дөньясында кайнап алырга мөмкинлек тудырды. Кечкенәдән Түбән Шытсу төп мәктәбе сәхнәләрендә актив тормыш алып барган, мәктәп укучылары арасында үткәрелеп килүче КВН уеннарында чыгыш ясаган “Сникерс” командасының иң яшь һәм креатив уенчысы бүгенге көндә кәгазь һәм саннар дөньясының ишеген ачып керде. Уңышлар юлдаш булсын студент егетебезгә.   


11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Финанс – бюджет палатасы коллективы “Чаңгы юлы – 2024”  спорт  массакүләм ярышларда актив катнашты. Көннең салкынлыгы да чаңгычыларны  куркытмады. Катнашуның нәтиҗәсе буларак, призлы урыннар да яуланды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 2 урынга, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова шулай ук үзенең яшь категориясендә 2 урынга лаек булдылар.    


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә елы уңаеннан гимназияда уздырылган волейбол ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ярышлар укучылар һәм ата-аналар катнашында үткәрелде. Әлбәттә, һәр ярышның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була. Шулай да бу уеннардан җиңүче команда да, җиңелгәне дә канәгать калдылар. Иң мөһиме, алар гаиләләре белән актив тормыш рәвеше аша ял иттеләр.   


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Россельхозбанк менеджеры Гүзәл Габделбарова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясады. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, авыл хуҗалыгы ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба  алдылар .


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Иләбәрдә узган район чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты һәм 5 км.дистанцияны узып, 18-29 яшьлек ир-егетләр арасында 1 урынга лаек булды.


4
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Район күләмендә уздырылган "Ел студенты-2023" бәйгесендә Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров "Иң яхшы спортсмен" номинациясында 3 урынга лаек булды һәм Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде.


3
февраль, 2024 ел
шимбә

2 февральдә муниципалитетлар белән видеоконференция режимында муниципаль хакимият органнары вәкилләре белән «Салым бурычын түләү турында» дигән темага киңәшмә узды.

 


2
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген  Финанс-бюджет палатасында өч дистә елдан артык Саба районы финанс бүлегендә тырыш хезмәт куйган Садретдинова Кадрия Исрафил кызын 70 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек теләде һәм аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм, яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.

Кадрия Исрафиловна үз чиратында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, үзе хезмәт куйган оешмага игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерде. Коллективта эшләүчеләргә матур теләкләр аша хезмәт юлларында уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International