ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2026 ел
җомга

2026 елның 13 апрелендә Саба  муниципаль район Советының чираттагы  утырышы  утте.Җыелышта Саба муниципаль районының 2025елгы  бюджеты үтәлеше каралды. Докладны Финанс  бюджет палатасы председателе Ш. А.Сунгатов укыды.


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерияның баш бухгалтеры Алсу Мингараева “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы” темасы буенча квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде, кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

«Оникс» белем бирү үзәгендә профориентация сәгатенә 10 сыйныф укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Назлыгөлнең әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуруллина чакырылды. Ул балаларны Финанс – бюджет палатасының, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның, үзе хезмәт куйган бүлекнең төп эшчәнлеге белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  



3
апрель, 2026 ел
җомга

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Эзмә балалар бакчаласында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.


2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Олы Шыңар һәм Килдебәк балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Чаңгы ярышлары буенча кичә узган Гаилә эстафетасында гаиләләре белән Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Нәтиҗә дә сөендерерлек булды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина гаиләсе  2нче, бюджет бүлеге белгече Алинә Миннегулова гаиләсе белән 3нче урынны яуладылар. Гомумән, оешмабыз хезмәткәрләре районда үтеп килүче һәр чарада актив катнашып киләләр. Һәм үзләре генә түгел, балаларны да шундый актив тормыш рәвеше алып барырга тарталар. Ә балалар коллективта иң зур байлык булып тора, әлбәттә. Бүгенге көндә 3 гаиләдә 4 бала тәрбияләнә, 3 бала үстерүче 11 гаиләбез бар, 20 гаиләдә исә икешәр бала тәрбияләнә. Гаиләдә әти-әниләр балалары белән бер дулкында булганда гына иң матур һәм нәтиҗәле уңышларга ирешергә мөмкин дә инде.


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

22 март көнне узган Супер спринт чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Алар тауга менү буенча көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, үзләренең яшь категориясендә бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче, бухгалтер Илфар Габдрахманов 3 нче урыннарга лаек булдылар.


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Минзада Газизуллина "Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе" исеме астында үткән районкүләм мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашты. Изге Рамазан аенда үткәрелгән әлеге күркәм чарада "Аллаһка шөкер" мөнәҗәте белән чыгыш ясап, ул "Саба якташлары" региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына ия булды.


13
март, 2026 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева һәм  Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Мөбәрәкова «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасы буенча квалификация күтәрү курсларында белемнәрен күтәрделәр. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге өч көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International