ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты,  программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә  Олы Нырты һәм Лесхоз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының  тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга  нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.

Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Алсу Ахметова һәм Алсу Рахимовалар Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый  сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында Ике Басу Арташ һәм Олы Арташ  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.

Узган шимбәдә Ямьле Саба яр буенда чаңгы спортын үз итүчеләр җыйналды. Биредә «Саба - Чаңгы 2024» исеме астында чаңгы ярышлары узды.  Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина районда үтеп килүче спорт ярышларында һәрчак актив катнаша. Әлеге чаңгы ярышларында да ул, 15 км.дистанцияны уңышлы үтеп, 2 урынга лаек булды. Шушында ук ул көнне балалар арасында да ярыш уздырылды. Кечкенә Зәмирә дә әнисеннән калышмады, чаңгыга басты һәм җиңел генә кирәкле маршрутны үтте. Спортка, актив тормыш рәвешен алып баруга мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, дип саный әнисе, Гөлнара Мөхәмәтфәнисовна.    


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Шул уңайдан әлеге бәйгене йомгаклап, Гала-концерт оештырылды, җиңүчеләр тәбрикләнде. Финанс - бюджет палатасы 1 урынга лаек булды. Гала – концертта да  егет-кызларыбыз бөтен шартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елга җирле бюджетларның үтәлеше, 2024 елның гыйнварына көтелгән җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Расланган график буенча киңәшмә эшендә Финанс – бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов катнашты. Киңәшмә барышында муниципаль учреждениеләр буенча дебиторлык һәм кредиторлык бурычларының торышы һәм динамикасы, салымнар буенча бурычларның үсү торышы һәм сәбәпләре, муниципаль учреждениеләр буенча 2023 елга хезмәт хакларын түләүнең торышы, иминият взносларын, салымнарны вакытында түләү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча йөкләмәләрне үтәү кебек мәсьәләләр каралды.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючылар арасында демографик күрсәткеч начар түгел. Ун гаиләдә өчәр бала тәрбияләнә, дүрт балалы бер гаиләбез бар. Калган гаиләләрнең күбесендә икешәр бала тәрбияләнә. Гыйнвар аеның шартлап торган салкын көннәрендә Ләйсән һәм Айзат Гаттаровлар гаиләсендә дөньяга килгән Газиз дә гаиләдә өченче бала. Ләйсән Үзәкләштерелгән бухгалтерияда бухгалтер булып хезмәт куя. Оешманың 2024 елда дөньяга килгән беренче бәбиен каршы алдык бүген. Тормыш юлы да ак бураннар кебек ап-ак булсын сабыйның.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакларын түләү бүлегендә дә кайнар эш вакыты. Узган елның декабренда районның барлык бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы тулысынча декабрьдә түләнгәнлектән, гыйнвар авансы ике өлешкә бүлеп түләнә. Түләү РФ Хезмәт кодексының 136 статьясының 6 өлеше нигезендә башкарыла.


14
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Яңа елга керүгә Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә эш кайнап тора, чөнки биредә хисап вакыты. Бүгенге көндә акча средстволары хәрәкәте турында хисап үтәлде, бюджет средстволарын алучының счетларында калган акча турында мәгълүмат, муниципаль бурыч, бюджет кредитлары турында мәгълүмат әзерләнде. Шулай ук баш идарәче, бюджет акчаларын алучы, баш администратор, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары администраторы, бюджет керемнәре администраторы бюджеты үтәлеше хисаплары буенча зур эш башкарылды. Хисап бирү һәм җаваплы эш көннәре әле дә  дәвам итә.


3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елны тәмамлап, яңа елга аяк бастык. Алда яңа ел яллары. Ә Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өчен 2024 елның беренче эш көннәре инде башланды, алда еллык отчётлар көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International