Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының еллык исәп-хисап бирүендәге яңалыкларына багышланган семинар – практикум булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, баш бухгалтер, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинар программасында еллык хисапны әзерләүгә мәҗбүри регламент процедуралары, еллык отчетларга яңа таләпләр, эчке контроль системасы чарасы буларак каралган инвентаризация мәсьәләләре бар иде.
Уңышлары һәрчак бик күп булсын, сәләтлеләр безнең балалар! Күргәзмә әнә шундый баштамга астында уздырылды Финанс – бюджет палатасында. Әлбәттә, әлеге матурлык иң кадерле бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан оештырылып, анда 20 бала катнашты. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларының спорттагы, иҗаттагы уңышлары, аларның рәсемнәреннән торган күргәзмә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы килеп чыкты. Ә балалар саны белән мактанырлыгы бар оешманың. 18 яшькәчә 80 бала исәпләнә биредә. Ә балигълык яшенә җиткән балалар санын да кушсаң 100гә якын була. Гомумән, игътибар зур хезмәткәрләрнең балаларына. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларның берсен дә күз уңыннан калдырмый.
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү Финанс-бюджет палатасының 2023 елның 1 октябре боерыгы белән үткәрелә башлады.
19 ноябрь - Россияда Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан райондашлар тарафыннан ел саен бергә җыелып, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, “Дулкын” радиосында кичке эфирда очрашу-чарада катнашу оештырыла. Быел исә алар Теләче район үзәгендә аллеяда пушка урнаштыру тантанасында да катнаштылар.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Расланган график буенча 16 ноябрьдә киңәшмә эшендә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатов катнашты. Киңәшмә барышында гыйнвар – октябрь айларына җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, шулай ук ел ахырына кадәр керемнәрне мобилизацияләү, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында түләү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын түләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук салымнар буенча бурычларны каплау буенча алып барылган эш нәтиҗәләре, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллардагы план чорына җирле бюджетлар турында карарлар әзерләү һәм кабул итү мәсьәләләре дә көн кадагына куелган иде.
Гатауллин Илгизәр Кәрим улы яхшы белгеч кенә түгел, баянчы да әле. Һәм менә дигән әти дә. Әниләр көне уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Сәләтле балалар мәктәбе тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасында катнашып, әти – әниләр исеменнән ул да үзеннән өлеш кертте. Балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан тәкъдим ителгән бәйрәм чарасы изге гамәл булып, анда тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде, матур хәтирәләрен яңартып, күңелләрен нечкәртте.
Финанс-бюджет палатасының баш белгече Валеева Эльмира Ильянур кызы коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк - гөлләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады.
8 ноябрьда Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.
Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.
Мәктәпләрдә каникуллар, ә бу, димәк, "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы маршрутына укучылар да килеп кушыла, дигән сүз. Әлеге программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында бу көннәрдә Саба гимназиясе, Мичән, Олы Арташ төп мәктәпләре, Лесхоз урта мәктәбе укучылары булды.
Профориентацион эшчәнлек кысаларында, Саба гимназиясының 9 сыйныф укучылары Финанс – бюджет палатасында булдылар. Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлегендә булып, алар бухгалтер хезмәте турында күбрәк мәгълүмат туплый алдылар, программалар белән таныштылар.