Муниципаль хезмәткәрләр арасында йөзү буенча үткәрелгән ярышларда Финанс – бюджет палатасы егет-кызлары да катнашты. Нәтиҗәдә Рамил Шакиров 1нче урынга, Эльмира Валеева 3нче урынга лаек булдылар.
«SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә, бүген Түбән Шытсу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар
Финанс-бюджет палатасы егетләре - кызлары муниципаль хезмәткәрләр арасында узучы бадминтон буенча сайлап алу ярышларында катнаштылар. Тагын бер кат спорт өлкәсендәге сәләтләрен барладылар, эш атнасыннан соң физик яктан ял иттеләр. Ә бадминтон уйнау киеренкелекне бетерүен, физик сыйфатларны үстерергә ярдәм итүен истә тотарга кирәк. Бадминтонны шулай ук «ракеткалы шахмат» дип тә йөртәләр, чөнки ул фикерләү тизлегенә нык тәэсир итә. Димәк, һәр уңайлы очрак булган саен, бадминтон уйнарга тырышыгыз!
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче коллегалары Айнур Әхмәтшинга армия сафларында уңышлы хезмәт итүен теләделәр. Җитәкчеләре Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Айнурга солдат өчен иң кирәкле бүләк ясады һәм ихлас теләкләрен җиткерде: “Армия сафларында хезмәт итү ир – егетләр өчен иң кирәкле этап, дип саныйм. Әлеге бурычны син дә намус белән башкарып чыгарсың, дип ышанабыз. Аның өчен синдә физик һәм рухи көч җитәрлек, дип уйлыйбыз. Киткәндә ямансу булса да, бер елдан исән-имин, җитлеккән егет булып кайтып керүе – үзе бер күңелле мизгел булачак. Уңышлар сиңа! Онытма, сине һәрчак туган ягыңда, туган йортыңда көтәләр!” - диде.
13 - 15 октябрь көннәрендә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. «Татарча диктант» акциясе ирекле рәвештә үткәрелә. Ул татар әдәби теленә һәм дөрес язуга кызыксыну үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр үзләштерүгә юнәлдерелгән чара булып тора.
2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә, язылу кампаниясендә катнаштылар һәм район газетасы «Саба таңнары»на язылуны рәсмиләштерделәр. Район газетасы - бик кирәкле элемтә каналы,дип әйтергә мөмкин. Аның битләрендә эчтәлекле, кызыклы мәкаләләр басыла. Районның барлык вакыйгаларыннан һәм яңалыкларыннан хәбәрдар булу һәм матбугат белән тыгызрак элемтәдә тору һәркем өчен мөһим.
Финанс-бюджет палатасында туган көн ияләрен котлау матур традицияга керде. Рузилә Рахимуллинаны коллегалары гына түгел, ә эш урынына котларга дип бертуган апа – сеңелләре дә килгән иде.
Саба урта мәктәбендә үзидарә көне булып үтте. Чара Укытучылар көне уңаеннан оештырылган иде. Мәктәпнең шул көнгә билгеләнгән “директоры” Сафина Лиана Илназ кызы Финанс-бюджет палатасында да булды. Җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов, оешманың бүлек җитәкчесе, белгечләр аны Саба урта мәктәбенең еллык бюджеты, коммуналь хезмәтләр чыгымнары, укытучыларның уртача хезмәт хаклары, 1 балага булган чыгымнар белән таныштырдылар.
«Олимп» стадионында муниципаль хезмәткәрләр арасында эстафета һәм йөгерү буенча сайлап алу ярышлары үтте. Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, үз категорияларында Эльмира Валеева һәм Рамил Шакиров беренче урыннарга лаек булды. Айгөл Муталлапова икенче урын яулады.
Кеше гомере аккан су кебек. Гомере буена кеше нинди генә һөнәр үзләштерми дә, нинди генә эшләр башкармый. Нинди һөнәр башкаруың, бәлки, мөһим дә түгелдер. Һәр башкарган хезмәтең яратып эшләнергә һәм уңай нәтиҗә китерергә тиеш. Үткәндә мәгариф системасында эшләгән кызларыбыз да нәкъ шулай уйлый. Венера Адлеровна Хабибрахманова озак еллар мәгариф өлкәсенең төрле тармагында эшләп, бүгенге көндә Финанс – бюджет палатасының кадрлар буенча белгече, Гүзәл Шөгаеповна Нуруллина – планлаштыру бүлеге җитәкчесе, Дилә Разифовна Ибрагимова – хезмәт хакларын түләү бүлеге бухгалтеры. Бүгенге көндә финанс өлкәсендә чын күңелдән хезмәт куйсалар да, аларның узганда калган хезмәт юлларын искә төшереп, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!