ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Октябрьның беренче көнендә Казанда ярыммарафон узды. Йөгерешчеләр 21,1 км., 10 км., 3 км.га йөгерделәр. Чарада Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Вәлиева да катнашты.


30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Донорлык, ягъни кан бирү җәмәгатьчелек өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә күп файда китерә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры  Дилә Ибрагимова да шулай уйлый. Ул инде кан тапшру процедурасында беренче тапкыр катнашмый.  

Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк.

ТР Финанс министрлыгы тарафыннан "Бухгалтерия" һәм "Кадрлар" модульләрендә "ТР дәүләт органнарының һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылыгы" дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән яңа функционалның презентациясе оештырылды. Әлеге презентация материаллары белән  Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчеләре, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның  баш бухгалтеры һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Фирдәвес Зиатдинова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!  

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре төрле төрдәге спорт ярышларында бик теләп катнашалар. Җәйге ГТО фестиваленда да бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров катнашып, II зона этабында шәхси беренчелектә җиңү яулады.  


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар, кабактан ясалган алтын тәңкәләр  ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Алтын тәңкәләр рәвешендә әзерләнгән мармелад та, әлбәттә, аларның күңелләренә хуш килде.  Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 3 урынга лаек булды.


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 3нче урынга лаек булды.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерларының эшләре тагын да артып китә. Чөнки районның барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә башлый. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш булса, шуларның 43ендә бүген инде әлеге эш башкарылды.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.

Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Аларны Саба муниципаль районы Башлыгының урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов тәбрикләп китте. Ул Зөлфия Кәримовага ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, Лилия Якуповага Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын, Гөлия Саматовага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерияның контракт бүлеге бухгалтеры Зөлфия Кәримованы 40 яшьлек бик матур бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International