Финанс – бюджет палатасы белгечләре район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Төрле милләт халкының этник портреты, ягъни аларның милли киемнәре, кухнясы, яшәеше турында кызыклы мәгълүмат туплый алдылар.
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. «SabaBalahoner» муниципаль программасы кысаларында алар гаилә бюджеты, экономия, керем һәм чыгым турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Акберович Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгече Алсу Ахметова Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырды. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ИХД сафларына Исмагилова Энҗе һәм Давытова Алинә кертелгән. Алар дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкларга ия һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә бистәдә җәмәгать тәртибен күзәтәләр.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Саматова Гөлия, Халикова Айзилә, Валеева Эльмира тарафыннан төрле төр ярышларда 1,2,3 нче урыннар яуланды/
Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерьюлчылар көненә багышлап уздырылган спорт чарасында Финанс – бюджет палатасы яшьләре актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, эстафетада безнең команда 2 урын яулады. Шулай ук 1000 метрга йөгерүдә Рамил Шакиров 2 урынга чыкты.
Казанда “Автоледи – 2023” республикасы бәйгесе узды. Саба районы исеменнән Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Рүзилә Рәхимуллина катнашты.Ул муниципаль этапта җиңү яулаган иде. Бәйге өч өлештән торып,Рүзилә матур күрсәткечләргә ирешә алды, алтын урталыкта булды.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Загидуллина Гөлнара Мөхәмәтфәнис кызын 45 яшьлек матур бәйрәме белән тәбрикләп, коллектив үзенең иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде.
Бу көннәрдә пляж волейболы буенча уеннарның кызган мәле. Финанс – бюджет палатасыннан 4 кызлар командасы катнаша әлеге уеннарда. Күңелле уеннарда азарт, иң шәп энергетика кызларга көч өстәп тора. Һәр уенда җиңү дә, җиңелү дә була, әлеге уеннар да искәрмә булмас. Спорт сөюче кызларыбызга нәтиҗәле уеннар телибез. Һәр команда да җиңүгә ирешә алмаса да, шушы уеннар спорт юлында тәҗрибә туплау дәресе булсын аларга.