Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады. Колоннаны элекке артиллерист Шамсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкләгән иде.
Әлеге күркәм һәм олы эшкә Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.
Финанс – бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Бу гади генә бәйрәм түгел икәнен һәркайсыбыз йөрәге белән аңлый. Бүгенге көннәрдә бигрәк тә. Күңелләребездә бер генә теләк: ил – көннәребез тыныч булсын, күкләребез һәрчак аяз торсын иде!
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре районда уздырыла торган барлык спорт чараларында да актив катнашалар. Әйе, сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт һәм оптимистик рух яши! Егетләр ел саен волейбол буенча Чемпионатта актив катнашалар. Быел да искәрмә булмады, егетләр зур тырышлык белән бердәм уен тәкъдим итә алдылар. Нәтиҗәдә, безнең егетләр командасы, бераз артта калып, 4 нче урынны яулады.
Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының муниципаль хезмәткәрләре Казанда чираттагы диспансеризацияне үтеп кайттылар. Ул ел саен табиб-белгечләр тарафыннан, булган авыруларны иртә ачыклау максатыннан, лаборатория һәм функциональ тикшеренүләр кулланып үткәрелә.
Әлбәттә, үз чиратыбызда, әлеге эшне тиешле дәрдәҗәдә оештырып, башкарып чыккан өчен үзебезнең һәр хезмәткәр исеменнән район Башкарма комитетының кадрлар эше буенча сектор мөдире Ярмиева Рита Нурислам кызына аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин үз чыгышында, 2023 елның 1 кварталында консолидацияләнгән бюджетка 115,7 млрд.сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 98,5 млрд. сум керүен билгеләп үтте.
Кукмара бистәсендә үткән хоккей буенча турнирда районның «Тимерхан» командасы лаеклы 1 урынны яулады.
25 апрель көнне Җирле үзидарә көне уңаеннан алдынгы хезмәткәрләрне котлау оештырылды һәм чарада катнашучылар өчен К.Тинчурин Татар драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан спектакль тәкъдим ителде.
Быелгы апрель безне җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерде. Апрельның соңгы көннәре тарихтагы иң зур бәйрәм – Бөек Җиңү көненә әзерлек мизгелләре белән истә кала, бигрәк тә.
Россия халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан район оешма - предприятиеләре арасында уздырылган "Җырлыйк әле" шоу - проектында Финанс- бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.