Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы белән берлектә җирлектә яшәүче тыл ветераннарын котладылар.
Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы барышында Финанс - бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сунгатовның ике мәсьәлә буенча - 2022 ел өчен бюджет үтәлеше, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет турындагы карарга үзгәрешләр кертү буенча чыгышы тыңланды.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат һәм өстәл теннисы уеннары буенча сайлап алу туры узды.
Финанс-бюджет палатасы коллективында түгәрәк даталар белән котлау традициясе дәвам итә.
Шушы көннәрдә районда Мамадыш муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сергей Михайлович Сергеев булды.
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүген әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, оешма рәисе Ш.Ә.Сөнгатов җитәкчелегендә, “Саба таңнары” район газетасына язылып кайттылар. Редакцияда урак өсте башланган көннәр, 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясы башланып китте. Моның шулай икәненә редакцияда булган безнең хезмәткәрләр дә игътибар итте. Алар шулай ук Матбугат музеенда булдылар. Газетаның баш мөхәррире Р.Г.Исмәгыйлев тарафыннан кызыклы тарихи фактлар һәм экспонатлар белән таныштыру оештырылды.
Яз җитүгә өмәләр башлана. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Өмә вакытында бик куп чуп һәм яфрак җыелды.
Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды!
2023 елның гыйнвар-февраль айларында җирле бюджетларны үтәү, 2023 елның гыйнвар-март айларында җирле бюджетларны үтәү мәсьәләләре буенча чаралар планын үтәү максатларында финанс-бюджет палатасы тарафыннан 2023 елның 1 кварталында салым керемнәренең тулылыгына анализ үткәрелде һәм республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр тәкъдим ителде. Район оешмаларына салымнар буенча бирелгән мәгълүматлар өчен рәхмәт белдерәбез.
Хатын-кызлар волейбол уеннарыннан соң, позицияне район оешмаларының ир-атлар командалары алды. Бүген спорт мәйданчыкларында лаеклы көндәшләр белән матур уеннар бара. Финанс-бюджет палатасын ике команда тәкъдим итә. Алар зона ярышларында матур уеннар күрсәтәләр. Безнең районда волейбол шактый популяр спорт төре булып санала. Уен волейбол мәйданчыкларында бик күп тамашачыларны җәлеп итә. Ул уртача травма куркынычлыгы белән аерылып тора, шуңа күрә тупны төрле буын кешеләре уйнарга ярата. Волейбол уены озак вакытка энергия белән тулыландыра, җанлылык һәм уңай эмоцияләр бирә. Егетләргә киләсе уеннарда уңышлар, спорт нәтиҗәләре көннән-көн яхшыруын телибез.