Язгы өмә - язгы көнне саф һавада бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Җомга көнне, 31 мартта, гадәти бурычларны вакытлыча кичектереп, Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Коллективның ир-атлар составы Финанс-бюджет палатасына якын территорияне кардан чистартты. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Язгы өмә - корпоратив рухны күтәрү, коллективны берләштерү, психологик климатны яхшырту өчен искиткеч ысул. Чөнки күптән билгеле булганча, бернәрсә дә кешеләрне уртак файда өчен уртак хезмәт кебек берләштерми.
Рамазан ае – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән.
27 нче март көнне Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы Саба аграр көллияте җитәкчесе Бикмухаметов Закирҗан Миннемулла улын күркәм юбилее белән тәбрикләп үтте. Закирҗан Миннемулла улы Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериясы эшчәнлегендә зур урын алып тора. Бүгенгесе көндә, аграр көллиятне тәмамлап, безнең оешмада егет-кызлар матур гына хезмәт күрсәтәләр. Аларның оешмадагы яхшы күрсәткечләре Саба аграр көллиятенең югары дәрәжәдә белем бирүен дәлилли.
"Шоколад" МБДОУ тәрбияләнүчеләре - "SabaBalahoner - һөнәрләр шәһәре" муниципаль программасында катнашучылар финанс-бюджет палатасында булып, олы тормышка чумып, бухгалтер һөнәре белән таныштылар.
Финанс - бюджет палатасы коллективының барлык кыз катнашучыларын волейбол буенча Чемпионатның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз. Ә ФБП-2 командасы лаеклы җиңү белән, Өмет Лигасында мактаулы беренче урын белән!
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты инде бер айдан артык дәвам итә. Финанс – бюджет палатасының өч командасы да уеннарда тулы көченә катнашты. 20 мартта узачак уеннар да хәлиткеч һәм кызу темпта үтәчәк. Волейболчы кызларыбызга уңышлар телибез.
Видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны һәм бурычларны киметү мәсьәләләре каралды
“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында “Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.
Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын 3 команда тәкъдим итә. Кичәге уеннар исә ФБП -3 һәм ФБП – 2 командалары арасында барды. Уеннар әле дәвам итә. Кызларыбызга җиңүләр, оптимистик рух теләп калабыз.
Агымдагы 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе уңаеннан, район оешмалары борынгыдан калган, инде онытылып баручы йолаларны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре исә бөтеншартын туры китереп, язгы чәчүгә "чыктылар". Һәркем үзенә тапшырылган рольны зур осталык һәм ихласлылык белән башкарып чыкты. Җыр-бию, күңелле мизгелләр белән үрелеп барган әлеге тамашаны тамашачылар да бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.