Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре Айгөл Муталлапова һәм Роза Гапдрахманованы коллективта юбилейлары белән котладылар. Һәм бу көнне алар адресына иң матур теләкләр яңгырады.
7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы егетләре гүзәл затлар өчен бәйрәм чарасы оештырды. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын», дип Шәмсун Акберович теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп Илнар Галиев, Азат Фәйзетдинов, Рөстәм Дәүләтшин һәм, гомумән, барлык егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кызларыбызга үзенең иң матур җырларын Миннислам Кәримов та бүләк итте. Шуларга өстәп оештырылган бүләкләр һәм бәйрәм өстәле дә кызлар күңеленә хуш килде.
Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс-бюджет палатасы командасы 2 урынга лаек булды. Оешма җитәкчесе Ш.Ә.Сөнгатов 1 урын яулады. Хатын-кызлар арасында Гөлнара Загидуллина 3 урынга, ир-егетләр арасында Рамил Шакиров шулай ук 3 урынга лаек булдылар.
Бүген Финанс-бюджет палатасында егетләрне тәбрикләделәр. Гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Р.М.Хәсәнов һәм Саба шәһәр җирлеге депутаты Ф.И.Ильясов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Махсус күчтәнәч Финанс-бюджет палатасының баш белгече Айгөл Муталлаповага тапшырылды. Һәм без, үз чиратыбызда, барлык сугышчыларның өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын чын күңелдән телибез.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре спорт ярышларында һәрдаим актив катнашып киләләр. Шушы көннәрдә булып узган чаңгы ярышларында да алар зур активлык күрсәттеләр һәм Гөлнара Заһидуллина беренче урынга, Эльмира Валеева икенче призлы урыннарга лаек булдылар.
Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Вәлиуллин Ильвир һәм Давытова Алинә кертелгән. Алар дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкларга ия һәм полицейскийлар белән бергә бистәдә җәмәгать тәртибен күзәтәләр.
Бүген Финанс – бюджет палатасы бухгалтеры Хәйриева Миләүшә Расил кызын 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр. Финанс -бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Ш.А.Сөнгатов җитәкчелегендәге Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2023"спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә спортчыларыбыз үзләренең яшь категорияләрендә 5 призлы урынга лаек булдылар: Гөлнара Заһидуллина-1 урын, Гөлия Саматова-1 урын, Эльмира Вәлиева-3 урын, Рамил Шакиров-1 урын, Инзил Мостафин-3 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләрен телибез.
2023 елның 4 февралендә “Саба - Арена” спорт мәктәбендә “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Чарада республиканың 13 районыннан спортчылар катнашты. Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта өченче урынны Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Мөхәммәтова Сирина яулады. Команда зачетында Зеленодольск районы спортчылары беренчелектә булды, икенче урында - Түбән Кама спортчылары, өченче урында - Балтач районы командасы.