Финанс-бюджет палатасында авыл җирлекләре бухгалтерлары белән 2023 елның гыйнварыннан үз көченә кергән хезмәт хакы үзгәрешләренә күзәтү ясалды. Исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина бухгалтерларга нинди яңалыклар кертелгәнен һәм нәрсәгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген билгеләп үтте. 2023 елда хезмәт хакын исәпләү тәртибе сизелерлек үзгәрде. Шулай ук НДФЛны яңа кагыйдәләр буенча исәпләргә һәм түләргә кирәк, хисап бирү һәм салымнарны түләү өчен яңа сроклар кертелде, иминият взносларын түләү кагыйдәләре үзгәрде. Бухгалтерлар әлеге чара барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга конкрет җаваплар ала алдылар.
«Электрон бюджет» системасына мәгълүматлар кертү, консолидацияләнгән бюджетны фаразлау, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәр һәм чараларны тормышка ашыру, эре салым түләүчеләрнең салым түләүләрен мониторинглау һәм тагын бик күп башка функцияләрне Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге башкара. Бүгенге көндә бүлек белгечләре тарафыннан еллык хисаплар эшләнә һәм ТР Финанс министрлыгына һәм республиканың башка министрлыкларына җибәрелә. Гражданнарның үзара салым акчаларын һәм башка бюджетара трансфертларны җәлеп итү исәбенә гамәлгә ашырырга планлаштырыла торган мәсьәләләрне хәл иткәндә проектлар һәм чаралар исемлеге буенча мәгълүмат туплана, штатлар челтәре буенча хисаплар эшләү кебек мәсьәләләр карала. Шулай ук мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасына кертү дәвам итә.
Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлегендә хәзерге вакытта узган ел ахырында урнаштырылган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча контрактлар имзалана һәм теркәлә. Шулай ук бүлек бухгалтерлары тарафыннан контрактларның тулы яки өлешчә үтәлеше актив рәвештә алып барыла.
Бухгалтерлар эшчәнлегендә 2023 нче елда кайбер үзгәрешләр көтелә. Бүген Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хезмәт хакы буенча исәп-хисап бүлеге бухгалтерлары әлеге яңалыклар белән таныштылар.
Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды. Нәтиҗәсе дә, әлбәттә, сөенерлек булды. Финанс-бюджет палатасының егетләр командасы призлы 2нче урын яулады. Шакиров Рамил исә “Команданың иң яхшы уенчысы” исеменә лаек булды. Молодцы, егетләр!
Бүген Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.
Финанс-бюджет палатасында гадәттән тыш хәлләр буенча тизләтелгән әзерлек программасы нигезендә дәресләр узды.
«Татэнергосбыт» акционарлык җәмгыяте вәкиле Финанс – бюджет палатасында үз клиентларын компаниянең уңайлы һәм экологик чиста сервисы – электрон квитанция аша түләү мөмкинлеге белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга һәм электрон почта аша электр счеты алуга күчәргә тәкъдим итте. Уңайлы вариантны «Шәхси кабинет» электрон сервисында тоташтырырга мөмкин.
Финанс-бюджет палатасында яшь белгечләргә аерым игътибар бирелә. Авыл җирлекләре бухгалтерлары катнашында киңәшмә форматындагы очрашулар уздырыла, анда яңа билгеләнгән бухгалтерларны документларга булган аерым таләпләр белән таныштыралар. Шунда ук бу өлкәдә тәҗрибә туплаган бухгалтерлар да катнаша. Шушы көннәрдә исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Г.М. Заһидуллина авыл җирлекләре хисапчыларын документларны теркәү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштырды.