Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, хезмәткәрләр үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар. Шакиров Рамил 2 урынга, Валеева Эльмира призлы 3 урынга лаек булды.
10 сентябрь көнне районкүләм велосипедта узышу ярышлары булып үтте. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре шулай ук әлеге ярышларда катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Эльмира Валеева һәм Рамил Шакиров ике икенче урын яуладылар, җитәкче Шәмсун Акберович кызыксындыру призына ия булды.
8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.
Бүген, 24 август көнне Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ул «Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә җиңү яулады һәм конкурсның Лауреаты дипломына лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов катнашты.
6 август көнне Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Йошкар – Ола шәһәрендә экскурсияда булып кайттылар
ТР Финанс министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды: Республиканың Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 04.05.20021 ПР-120 номерлы уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салым буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен киметү буенча чаралар үткәрү. Киңәшмә барышында суд приставы-башкаручысы А. А. Исмәгыйлевның безнең районда учетта торучы салым түләмәүчеләрнең сәбәпләре турында хисабы тыңланды
Физкультурачылар көне-халыкара ярышларда илебез данын яклаган профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Бу бәйрәм һәркайсыбызныкы да, чөнки бары тик сәламәт һәм матур тәндә генә сәламәт һәм оптимистик рух яши! Бу бәйрәм безнең районда да ел саен күңелле һәм актив уза.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр Хатын-кызлар арасында узган пляж волейболы ярышлары тәмамлануга, ир – егетләр командалары арасында пляж футболы уеннары старт алды. Волейбол буенча кызларыбыз актив уенчылар булса, футбол ярышларында егетләребез активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда уза. Ә без, үз чиратыбызда, егетләребезгә җиңүле уңышлар телибез.
28 июль көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәгариф бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2012 елларда Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакын исәпләү бүлеген җитәкләгән ветеран Йосыпова Лида Малиховнаны юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм игелек теләде. Шулай ук аның белән бер коллективта эшләгән хезмәттәшләре - Гөлнара Заһидуллина, Алсу Мингараева, Венера Хабибрахманова да үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Фәридә Вәлимөхәммәтова юбилярны котлап, аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм һәм яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.