ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

         28 июль көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәгариф бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2012 елларда Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакын исәпләү бүлеген  җитәкләгән ветеран Йосыпова Лида Малиховнаны юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм игелек теләде. Шулай ук аның белән бер коллективта эшләгән хезмәттәшләре - Гөлнара Заһидуллина, Алсу Мингараева, Венера Хабибрахманова да үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Фәридә Вәлимөхәммәтова юбилярны котлап, аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм һәм яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Финансистлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды. Беренчедән, эш атнасыннан соң физик ял булса, икенчедән, кызлар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар.


22
июль, 2022 ел
җомга

Узган атнада видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсе каралды. Утырышта катнашучылар тарафыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 04.05.20021 ПР-120 номерлы уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны киметү мәсьәләләре, мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен киметү буенча чаралар үткәрү буенча сөйләшү алып барылды.

Киңәшмә барышында безнең районда бурычларны киметү буенча алып барылган эш турында хисап тыңланды.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Югары Симет авылындагы янгын цистернасы өчен бинаны төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында тора. Бу эш үзара салым акчасына башкарыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

   Әлеге бәйрәм районда ел саен күңелле һәм актив рәвештә уза. Узган шимбәдә районның спорт җәмәгатьчелеге шул уңайдан «Олимп» стадионы территориясендә җыелды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре ярышларда актив катнаштылар. Бәйрәм бер сулышта узды. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән кул көрәштерү ярышында Сафина Әдилә 3 урын яулады, аркан тартуда – 2 урынга лаек булды. Пневматик винтовкадан атуда Мөхәмәтова Сиринә 3 урын алды.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 11 июнендә район Сабантуе узды. Финанс-бюджет палатасы милли бәйрәмдә «Катыктан таяк белән акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен күңелле барды.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә районда оештырылган бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Хезмәт көненнән соң күпләренең кичләре спорт залында тренировкаларда үтә. Ә ярышларга әзерлек, аларда катнашу шәхси тормышка бер дә комачауламый икән, югыйсә. Бүгенге яшь парлар – Радик белән Рузилә моның шулай икәнен исбатлап та бирделәр. Чөнки алар нәкъ менә волейбол ярышларында танышалар. Әлеге танышлыкның нәтиҗәсе – бүгенге матур туй көне.

Рузилә – Финанс – бюджет палатасы хезмәткәре. Әлбәттә, бүген коллектив яшь парларны туй көннәре белән тәбрикләде, озын бәхетле гомер юлы теләде.

Димәк, спорт белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк! Чөнки спорт сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә шәхси тормышыңа үзгәрешләр дә кертергә мөмкин икән.

Финанс-бюджет палатасы оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем бәйгесе үткәрде. Бәйге өч номинацияда узды: “Туган ягым”, “Минем булачак һөнәрем”, “Минем гаиләм”. Яшь рәссамнар үзләренең иҗат эшләрендә туган җиргә, әти-әниләренә булган мәхәббәтләрен төрле төсләрдә ачып бирә алганнар иде. Рәсемнәр ачык позитив хисләр белән балаларның эчке дөньялары никадәр бай, хисләргә бай булуы белән сөендерде.

Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килде, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелде.


13
май, 2022 ел
җомга

        Волейбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Аның белән планетабызның миллиардлап кешесе мавыга. Безнең районда спортның бу төренә зур игътибар бирелә һәм ел саен төрле чемпионатлар үткәрелә. Финанс-бюджет палатасы ир-атлары уенда бик теләп катнаштылар. Уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча финанс-бюджет палатасы командасы 4 нче урынны яулады. Ә иң яхшы уенчы дип коллегабыз Гатауллин Илгизәр Кәрим улы танылды. Ир-атларны турнир тәмамлануы белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International