ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

         Май башы чараларга бай. 7 май көнне Байлар Сабасының яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы булып узды. Бу чарадан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм актив катнашты. Вәлиева Э.И. үз яшь категориясендә 1 урын, Шакиров Р. Р. – 4 урын яулады. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, чүп-чар җыелды, шулай ук Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт  коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эш нәтиҗәсеннән канәгать калдылар!


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Быелгы апрель төрле холыклы кебек күренсә дә, соңгы көннәрдә җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерергә онытмады.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

   Көндәлек тормышта без табигатьнең әйләнә-тирә матурлыгына бик сирәк игътибар итәбез, кайвакыт ул безгә көч биргәнен, тынычландырганын, рухландырганын сизмибез дә.

  Финанс һәм бюджет  палатасы хезмәткәрләре дә мөмкинлекне  кулдан ычкындырмады. Эш көне  тәмамлангач, без язның иң матур  мизгелләрен - язгы ташуны карарга  бардык. “Саба” елгасы төбәгебезнең “Ямьле Саба” дип аталган искиткеч ярына төрелгән, ул үзенең матурлыгы һәм җиһазландырылышы белән Татарстан Республикасының иң матур урыннарыннан бер дә ким түгел. Авыр эш көненннән соң ял итү мизгеленнән яхшырак нәрсә бар ?! Алга таба да нәтиҗәле һәм авыр эшебездә көч кую өчен барыбыз да уңай эмоцияләр һәм табигать энергиясен үзебезгә алдык.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышлары тәмамлануга, ир – егетләр командалары арасында уеннар старт алды. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә волейбол буенча район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Әлегә уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда уза. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңү һәм уңышлар телибез.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

       Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең ачыклыгын арттыру соңгы елларда хакимият органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

12 март көнне Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс – бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде.


5
март, 2022 ел
шимбә

Иң беренче язгы бәйрәм – 8 март бәйрәме уңаеннан Финанс – бюджет палатасы егетләре коллектив кызларын бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан оешма рәисе Ш.А.Сөнгатов кызларга иң матур теләкләрен җиткерде. Кызларны бәйрәм белән тәбрикләп, Югары Симет, Олы Арташ, Шекше, Мичән, Сатыш авылларының җирлек башлыклары Радик Хайртдинов,  Ильгизар Ахмадуллин, Алмаз Аглямзянов,  Айзат Гараев,  Фаиль Шафигуллиннар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Җырлар арасында Финанс – бюджет палатасы һәм территориаль казначылык департаменты кызларына бүләкләр дә тапшырылды. Концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде, күңелләрне күтәрде.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Саба районында ел саен күңелле Яңа ел бәйрәме – Кыш бабайлар парады уза. Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы коллективы бәйрәмдә һәрвакыт актив катнаша. Бу ел да искәрмә булмады.  Әлеге бәйрәмдә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзләренең бию һәм театраль осталыкларын күрсәтеп, күңелле биюләр белән үгез  елын озатып, тигр елын каршыладык. Бу күңелле тамаша нәтиҗәләре буенча, Финанс-бюджет палатасы Кыш Бабайлар парадында мактаулы 1 урынга лаек булды. Шулай ук Яңа ел чыршысын бизәгән өчен Финанс-бюджет палатасы кызыксындыру бүләгенә лаек алды. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

“Финанс-бюджет палатасында” хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр.  Шушы көннәрдә  “Саба Арена” спорт мәктәбендә  узган өстәл теннисы уеннарында да алар читтә калмадылар. Әлбәттә, оешманың җиңүләр исемлегенә призлы урыннар да өстәлде. Егетләр арасында узган уеннарда Алмаз Гарипов икенче, кызлар арасындагы уеннарда Лилия Шакирова өченче урыннарга лаек булдылар. Шулай ук оешмадан катнашкан барлык егетләр-кызлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышлар җылы, дустанә атмосферада үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International