ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген, 12 ноябрь көнне нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов финансистларны тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Эльмира Валеева белән Алсу Юнысовага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зөлфия Кәримова,  Ләйсән Нәҗипова һәм Алия Шакирова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

       Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү 2021 елның 17 сентябреннан үткәрелә башлады.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

         Сентябрь аенда үткәрелгән Бөтендөнья белем бирү акциясендә Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көннәрдә диктант билгеләре билгеле булды. Бүлек мөдире Гөлнара Заһидуллина һәм баш белгеч Эльмира Валеева белемнәренең ныклылыгын “5”ле билгесе белән расладылар. Гомумән, әлеге акция татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру булып тора.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

          Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Әлеге чара Олимп стадионында узды, анда 20дән артык кеше катнашты. Финансистлар һәм бухгалтерлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр. һәм әйтергә кирәк, бик уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калдылар: позитив күңел хәләтеннән тыш, үзләренең сәләтләрен дә тикшерделәр.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

    Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, җитәкчеләре Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы җитәкчелегендә “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Нәтиҗәләр дә сөенерлек булды: Загидуллина Гөлнара 1 урынга, Валеева Эльмира 3 урынга, шулай ук Шарипова Гөлүсә 3 урынга лаек булдылар. 

Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар күргәзмәдәге зур кабак һәм бәлешләр ярдәмендә районның һәр өлкәгә бюджет бүленешен чагылдырдылар. Мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек өлкәләре аерым бәлеш рәвешендә өстәл түрендә урын алган иде. Бәлешләрне уңган кызларыбыз Сафина Әдилә, Тахаутдинова Лилия, Давытова Алинә, Гаттарова Ләйсәннәр пешерде. Нәтиҗәдә “Иң тәмле бәлеш” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 1 урынга лаек булды. Шулай ук җитәкче Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы бакчасында үстерелгән кабак та аерым призга лаек булды.     


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

     Чәчәкләрнең матурлыгы-ул үзенчәлекле, тылсымлы матурлык. Күңелне һәм йөрәкне гаҗәеп хисләр белән тутыручы. Мондый хисләрне безне көннән-көн куандырып торган чәчәкләр генә бүләк итә ала.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Хатын-кызларның төп рольләренең берсе-хатын, ана, гаилә учагын саклаучы булу. Ана булу, хатын-кызның чын асылы буларак, табигать белән салынган, һәм моның белән бәхәсләшеп булмый.


13
август, 2021 ел
җомга

    Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча 2021нче ел сезоны чемпионатында (Байлар Сабасы зонасы) безнең хезмәткәрләр актив катнашты. «ФБП 1» командасын тәкъдим иткән Заһидуллина Гөлнара Фәнис кызы һәм Шакирова Лилия Радик кызы мактаулы 2 урынны яуладылар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International