ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы Иләбәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

1 февраль  көнне Арча Боз сараенда ветераннар арсында Фәнил Гарафиев истәлегенә хоккей турниры узды. Турнирда Арча, Балтач, Саба, Кукмара Апас, Питрәч районы командалары катнашты. Фәнил Гарәфиевның якты истәлегенә багышланып традициягә әйләнгән хоккей турниры быел унбишенче тапкыр уздырылды. Безнең Саба районының ветераннар командасы да елдагыча турнирның актив катнашучылары булып, матур уен күрсәттеләр.


31
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Айнур Әхмәтшин һәм Гөлдания Шагиева кертелгән. Дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкка ия булган кызларыбызга кичен җәмәгать тәртибен саклау буенча аерым җаваплылык йөкләнгән.


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлегендә хәзерге вакытта узган ел ахырында урнаштырылган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча контрактлар имзалана һәм теркәлә. Шулай ук бүлек бухгалтерлары тарафыннан контрактларның тулы яки өлешчә үтәлеше актив рәвештә алып барыла.


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле Үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру һәм хезмәт хакларын исәпләү-түләү  бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу вакыт хөкем сөрә. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 78 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Яңа елга аяк басуга Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә отчет эшләү һәм тапшыру вакыты башлана. Бүгенгә Саба муниципаль районының берләштерелгән бюджеты үтәлеше, учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисап тапшырылды. Шулай ук бюджет һәм автоном учреждениеләрнең калган акчалары турындагы белешмәләр, учреждениеләрнең берләштерелә торган исәп-хисаплары буенча белешмәләр, дебитор һәм кредитор бурычлары буенча белешмәләр буенча да бүгенге көнгә зур эш башкарылды.


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

22 гыйнвар көнне хоккей сөючеләр өчен Иләбәр авылы бозында иптәшләрчә уен оештырылды. Уенның төп оештыручысы-җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов. Бу көнне уенда “Игенче” командасы белән районның Ветераннар командасы очрашты. Кичнең шактый салкын булуына карамастан, сыкылы суыклар безне куркытмый, девизы астында Ветераннар командасы Иләбәргә юл алды. Уен шактый кызу барды. Хоккейда киң таралган буллит алымы да кулланылды, бу очракта һәр уенчы хоккей алкасын көндәшләр капкасына кертү буенча аеруча тырышты. Шулай ук “өчкә өч” дип аталган форматта да ярышты уенчылар. Нәтиҗәдә, “Игенче” командасы 2:4 исәбе белән җиңү яулады.

 Әлеге боз мәйданчыгында уенчылар өчен бөтен уңайлылыклар тудырылган. Уңайлы шартлар белән эшләнгән туалет, чишенү бүлмәләре.  Һәр җирдәге тәртип, чисталык та күңелләренә хуш килде уенчыларның. Яңа технологиялар буенча кайнар су белән катырылган боз ялтырап тора, уенга бернинди хилафлык китермәслек дәрәҗәдә катырылган бозда уйнавы да рәхәт, дип фикерләре белән уртаклашты хоккейчылар. Уен дусларча атмосферада үтте һәм бозлы-алкалы гыйнвар киче кайнар күңелле чәй табыны артында тәмамланды.

Әлеге уен, очрашу өчен Ветераннар командасы җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зариповка зур рәхмәтләрен җиткерә.


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Ак Барс банк җитәкчесе И.Г.Галиев һәм банк хезмәткәре Зөбәйдә Хәсәнова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясадылар. Кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, ислам ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба  алдылар .


7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2025 елны тәмамлап, яңа елга аяк бастык. Алда яңа ел яллары. Ә Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өчен 2026 елның беренче эш көннәре инде башланды, алда еллык отчётлар көтә.

 


30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Яңа 2026 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Саба Яңа елны каршыларга инде әзер. Купшы чыршыларда берсеннән-берсе якты утлар җемелдәшә. Урамнарда бер-бер артлы кар сыннары барлыкка килде.

 Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы территориясе дә әкият дөньясына әверелде. Иң төп урынны, әлбәттә, киләсе 2026 ел символы – ат биләде, бина каршына бер-бер артлы әкияти декорациялар да чыгып басты. Аерым игътибарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композиция алып тора.

Безнең тырышлыкларыбыз игътибарга алынды һәм уңай бәяләнде. Оешмабыз бәйгедә лаеклы 3нче урынны яулады.

Якынлашып килүче Яңа ел белән һәммәгезне дә! 2026 ел һәркемнең күңелендә йөрткән теләкләрен, өметләрен чынга ашырсын, һәрбер гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәхет алып килсен.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International