Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын - Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигын алыштырып торуга конкурс үткәрә.
Өлкәннәр көне – ул безгә чиксез кадерле кешеләр-әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәттәшләребез, дусларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлек, рухи юмартлык көне.
2019 елның мартында балалар һәм укучыларда хисапчы һөнәре турында күзаллау булдыру максатыннан Финанс-бюджет палатасында " Минем әти-әнинең һөнәре” темасына иң яхшы иҗади эшкә балалар конкурсы узды. Оешмада 70тән артык бала бар, шуңа күрә конкурс яшь буенча 4 категориядә һәм өч номинациядә оештырылды: иң яхшы рәсем, иң яхшы хикәя һәм иң яхшы презентация. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.