ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2025 ел
җомга

"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре  бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.


16
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Җәй матурлыгы чәчәкләр гүзәллегендә. Төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәклек тә тиешле тәрбия булганда гына күзләрне иркәләрлек матурлык бүләк итә ала. Финанс-бюджет палатасы  территориясендәге чәчәклекне тәртиптә тоту, вакытында чүпләрен утап, суын сибеп торуны кызлар бик яратып башкаралар.


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

   5 июльдә Саба районы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовны туган көне белән чын куңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы хезмәтендә көч һәм сабырлык телибез. Гаилә тигезлегендә  яшәп, балалар-оныклар игелеге күрергә язсын, киләсе еллар да күңелле вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә мул булсын.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Июнь аеның матур көннәрендә спорт сөючеләр кызыксынып пляж футболы буенча уеннарны күзәтте. 9 команда арасында Сатыш авыл җирлеге  командасы да бар иде. Әлеге команда составында Финанс-бюджет палатасы егетләре Инзил Мостафин һәм Илнар Галиев та уйнады. Нәтиҗәдә, команда уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулады. Шунысы куанычлы, егет-кызларыбыз һәр спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар, кирәк чакта башка командалар составында да үзләренең көчләрен сынарга өлгерәләр.


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Финанс-бюджет палатасы яшьләре "Олимп" стадионында узган Яшьләр көнендә актив катнашты һәм берничә төр ярышларда призлы урыннар алуга да ирештеләр. Кул көрәшендә Айзилә Халикова 2 урынга лаек булды. Городки дип исемләнгән ярышларда барлык кызлар да катнашып карады, ә уңыш Макаева Алсу белән  Саматова Гөлиягә елмайды: алар 1 нче һәм 2нче урыннарны яуладылар. Аркан тартыш ярышында безнең кызлар командасы 4 урын алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында көч экстримы буенча да ярышлар үткәрелде. Халикова Айзилә белән Макаева Алсу анда да үзләрен сынап карадылар.  


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Финанс - бюджет палатасының баш белгече Рузалия Мулланур кызы Дәүләтшинаны 40 яшь тулган көне белән тәбрикләп, иң матур теләкләр яңгырады. Әлеге тәбрикләмәгә кушып, шулай ук аның  биредә 2005 елдан бирле нәтиҗәле хезмәт куюы һәм эшен җиренә җиткереп, төгәл башкаруы да билгеләп үтелде.


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның икенче яртыеллыгына газета – журналларга язылу башланды. Финанс–бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр елны район газетасына бик теләп язылалар, һәрдаим газета аша районда булган яңалыклар белән танышып торалар, редакциябездә хезмәт куючы журналистларның һәр язмасын кызыксынып укып баралар. Быел да искәрмә булмады, финансистларның күбесе “Саба таңнары” район газетасына язылып куйды.  

 


10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Милли көрәш – Сабан туйларның күрке һәм җаны. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп ала. Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куючы бухгалтер егетебез Илфар Габдрахманов та район Сабантуенда бил алышып, 65 кг. ир-егетләр арасында 3 урынга лаек булды. Җиңүе белән котлыйбыз Илфар Радик улын!
Ә көрәш алдыннан бераз тәнен язып, ул әтәч тоту уенында да катнашып алды һәм әтәчле дә булды.


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 104 кеше катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Алга таба уен борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән дәвам итте. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде.
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы икәнен дә оештыручылар истә тотып, хәрби хезмәттә булган ир - егетләр арасында да шулай ук 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр Сертификатлар белән бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International